Рәсем сәнгатен яраткан укучылар Арчаның истәлекле урыннарын ясады.
Арча Укучылар сарае һәм “Алдынгылар хәрәкәте” тарафыннан “Мин Арча баласы” проекты кысаларында беренче тапкыр районкүләм чара – пленэр узды. Аны “Алдынгылар хәрәкәте” оешмасының җирле бүлек җитәкчесе Лия Ильина ачып җибәрде.
– “Мин Арча баласы” проекты – районыбызның истәлекле урыннарын өйрәнергә мөмкинлек бирүче проект. Бүген аның тагын бер үзенчәлекле форматы чынга ашырыла. Әлеге проектта катнашып, сез Арчабыз тарихын тагын да тирәнрәк өйрәнәсез, – диде ул.
Пленэр – табигатьтә табигый яктылыкта картиналар ясау техникасы. Районыбызның рәсем сәнгатен үз иткән укучылар Арчаның дүрт урынында истәлекле урыннарны сүрәткә төшерде. Рәсем ясау, балаларның теләге буенча, төрлечә башкарылды: төсле карандашлар, гуашь, буяулар, ручкалар һ.б.
Районыбызның яшь рәссамнарын җыйган чарада 8-18 яшьтәге 55 укучы катнашты. Шәһәребез үзәген, Сызгановлар, Капраловлар йортларын һәм тимер юл вокзалын төркемнәргә бүленеп рәсемнәрендә ясады алар.
Һәр төркемдә өчәр урын билгеләнде. Иң яхшы рәсем ясаучылар дип Асылъяр Кәлимуллина, Эвелина Гарифҗанова, Камилә Котдусова, Диләрә Баһавиева танылды. Һәр катнашучы истәлекле бүләкләр һәм диплом белән бүләкләнде.
Гөлнур Миннебаева