Балачакның күңелле мизгелләре

2024 елның 7 июле, якшәмбе

Июнь башыннан районда ял һәм хезмәт лагерьлары эшләде.

Балачакның иң рәхәт, күңелле мизгелләре җәй айлары, бигрәк тә җәйге каникуллар белән бәйле. Өстәвенә, лагерьларда ял итеп онытылмаслык тәэсирләр дә алсаң!..

Каникулның беренче көннәреннән үк башлангыч сыйныф укучыларын мәктәп яны, урта сыйныфларны ял һәм хезмәт лагерьлары колач җәеп каршы ала. Лагерьларда белем һәм тәрбия бирү белән беррәттән сәламәтләндерүгә багышланган юнәлеш тә бар, хезмәт лагерендагыларга көнгә 2 сәгать мәктәп яны территориясендә эшләү дә каралган. Укучыларның вакытын файдалы һәм күңелле итү өчен белем һәм тәрбия бирү чаралары, кызыклы экскурсияләр, ачык һавада мавыктыргыч, интеллектуаль уеннар, төрле осталык класслары, музейларга һәм истәлекле урыннарга сәяхәтләр оештырыла. Җыр-бию, күңел ачу, уен-көлке – барысы да бар монда.

Арча районындагы мәктәп яны лагерьларында  быел 15 мәктәптә 830 бала ял итте. 1 июньнән 21 июньгә кадәр дәвам иткән лагерьлар башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылган иде. Шул ук вакытта, 5 мәктәптә (Арча мәктәпләре һәм Шушмабаш мәктәбе) 1 июньнән 18 июньгә кадәр урта сыйныф укучылары өчен хезмәт лагерьлары эшләде.

Быел яңалыклар да бар: хезмәт лагерьлары РФ Мәгариф министрлыгының “Беренчеләр хәрәкәте”, ә мәктәп яны лагерьлары “Орлята России”  проекты буенча оештырылды.

Узган уку елы башында яңа ачылган Г.Курсави исемендәге күп профильле лицей базасында быел тәүге тапкыр “Төсләр” дип исемләнгән лагерь эшләде һәм анда лицейда белем алучы 100 бала ял итте. “1 июньнән 21 июньгә кадәр лагерьда 8 вожатый эшләде. Лагерь Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының “Орлята России” проекты кысаларында оештырылды. План да шул проект кысаларында төзелде. Һәр көнгә исем бирелде һәм шул көннәрдә балалар белән очрашуга кунаклар чакырылды. Әйтик, театр, эколог, Пушкин көне, лагерь көне, юл йөрү кагыйдәләре көне, рәссамнар, спорт көне, шигырь укучылар, сәламәтлек көне, хәтер көне, һ.б., хәтта бер көнне конкурс уздырып лагерьның мисс һәм миссисын да ачыкладык, балалар белән Сабантуй да уздырдык. Балалар районның ГАИ бүлекчәсеннән Энҗе Мөхәммәтҗанова, районның балалар китапханәсе хезмәт-кәрләре, “Республика Татарстан” газетасы журналисты белән очрашты”, – ди лагерь җитәкчесе Айгөл Хәйруллина.

Арчаның 6нчы мәктәбе укучылары мәктәп яны “Десант” ял һәм хезмәт, “Акчарлак” лагерьларында ял итте. “Өч вожатый һәм башлангыч сыйныф укытучылары балаларга мавыктыргыч, онытылмаслык мизгелләр бүләк итте.  Балалар бик яратып йөрде”, – дип фикерләре белән уртаклашты мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Лилия Җиһангирова.

 

Розалия Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International