Бөек Ватан сугышы илебез халкына бик күп авырлыклар, югалтулар, ачы хәсрәтләр китерә. Күпме еллар үтсә дә моны онытырга мөмкин түгел
Арчада Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алу 21 июньдә башланып китте.
Бу көнне Арчаның Җиңү паркындагы “Мәңгелек дан” һәйкәле янында укучылар, укытучылар, “Беренчеләр хәрәкәте”, “Яшь гвардияче”, “Форпост”, районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге вәкилләре сугыштан кайтмый калучылар истәлегенә шәмнәр куйдылар. Сугыш елларын хәтерләгән өлкәннәр белән бергә яшь буын, районыбыз мәктәпләре укучылары да катнашты. Район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина укучыларга сугыш елларында хатын-кызлар үз җилкәләрендә татыган авырлыклар турында сөйләде. Район мәгариф идарәсе методисты Алия Фәйзрахманова халкыбызның ул еллардагы батырлыгын онытырга хакыбыз юк, диде.
22 июнь таңында “Алгарыш” яшьләр үзәге велосәяхәт оештырды. Сәяхәт барышында районыбызның Бөек Ватан сугышы белән бәйле урыннарында туктап, аның тарихы белән таныштылар.
22 июньдә сугыш корбаннарын искә алып, һәйкәл янына чәчәкләр салдылар. Җиңү паркында узган митингта хәрби хезмәт ветераннары, район җитәкчеләре, җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.
Бүгенге көндә 400дән артык якташыбыз махсус хәрби операция барган зонада. Район башлыгы Илшат Нуриев якташларыбызның исән-сау әйләнеп кайтуын, якыннарына сабырлык теләде.
30 меңләп райондашыбыз гаиләсеннән, туган җиреннән аерылып, дошманга каршы көрәшкә киткән, шуларның шуларның яртысыннан артыгына кире әйләнеп кайту насыйп булмаган.
Розалия Сафина