Интернет–җинаятьләр ясау очраклары артты. Үзегез турындагы теләсә кайсы мәгълүматны (банк карталары номерлары, кодлар, парольләр һ.б.) башка кешеләргә, шул исәптән телефон буенча да бирмәгез. Әгәр сезгә банк картасын блокировкалау турында хәбәр бирәләр икән, аны биргән банк белән элемтәгә керегез, хәлне ачыклагыз.
Сезнең туганыгыз бәлагә очрады дигән СМС-хәбәрләр алганда аның үзенә шалтыратыгыз, хәлне ачыкларга тырышыгыз.
Үзләрен элемтә операторы хезмәткәрләре дип таныштырып яки СМС-хәбәр җибәреп нинди дә булса төзексезлекне бетерергә, шулай ук нинди дә булса хезмәт өчен түләргә кирәклеге турында әйтсәләр, алар әйткәнчә эшләмәгез, үзегезнең элемтә операторының сервис үзәгенә яки белешмәләр хезмәтенә мөрәҗәгать итегез.
Сезнең өчен зур акча чыгымнарына бәйле карар кабул иткәнче якыннарыгыз белән, ә иң яхшысы – белгечләр белән киңәшегез. Шик тудырган барлык очракларда да шунда ук полициягә мөрәҗәгать итегез.
Арча районы прокуратурасы