Арчада яшәүче Татьяна һәм Александр Зимановлар алтын туйларын билгеләп үтте
Бу көнне аларга район башлыгы Илшат Нуриевның котлавы һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.
Ежков урамында урнашкан иң матур йортларның берсендә яши алар. Зур түгел ул, әмма күңел җылысын биреп хуҗаның үз кулы белән эшләнгән.
Бөтен гомерен төзүгә багышлады ул. Төзү оешмасында эшләде. Төрле төстәге ватык вак плитка калдыкларын алып кайта иде. Шулар белән өйне тышлады. Мозаика кебек килеп чыкты. Матур да, үзенчәлекле дә, – диде Татьяна Константиновна.
Бик матур пар бу. Арча зур шәһәр түгел, кеше бер-берсен белә. Зимановлар да күз алдында. Гомер буе гел бергә алар. Дөрес, соңгы вакытта бик күренми башладылар. Александр Михайлович бераз бирешеп алган. Ә Татьяна Константиновна картаюны белми.
– Көне буе бакчада мин. Ашарга гына керәм, – ди.
Шуннан үзенә илһам, рухи азык, рәхәтлек ала һәм картаймый да, күрәсең. Йортлары тау кырыенда ук урнашкан. Баскычлап төшеп, шундый урында гөлбакча ясап кара әле!
Бу пар бер-берсен кадерләп кенә яшәргә күнеккән. Татьянасы янында бөтерелүен күреп: “Нинди бәхетле ир мин”, – дип уйлыйдыр, мөгаен, Александр Михайлович. Илле ел бергә яшәү дәверендә алар бер-берсен күз карашыннан ук аңларга өйрәнгән.
– Икебез дә Арчаның үзеннән без. Мин шушы урамнан да. Әниләр күршедә генә диярлек яши иде, – диде Татьяна Константиновна. – Мәктәптән соң Казанда элемтә техникумында укыдым. Башта ун ел райсобеста, аннан лаеклы ялга чыкканчы почтада кадрлар бүлегендә эшләдем. Кияүгә чыккач Карелиягә киткән идек. Тик Арчабызны сагынып кайттык. Шушы йортны сатып алдык. Ташландык кына өй иде ул. Ирем алтын куллы төзүче булды, шундый матур итеп ясап чыкты.
Александр икенче мәктәптә сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң төзелеш училищесына укырга китә. Кайткач армиягә алына. Аннан бөтен гомерен яраткан һөнәренә багышлый. Татьяна белән танышуы уйламаганда гына килеп чыга.
– Йөргән егетем мине Казанга озатырга килгән иде. Саша безнең янга килде дә армиягә озату кичәсенә чакырды. Мин дус кызымны да алдым. Саша белән алар аралашып китте, хат алышып тордылар. Кайткан вакытына дус кызым Казанга киткән иде. Язмыш шуклыгы микән инде, Саша минем янга килде. Ул чакта мин егетем белән очрашмый идем инде. Күп тә йөрмәдек, өйләнешеп тә куйдык. Ул чакта миңа 21 яшь иде. Туй май бәйрәме алдыннан булды. Шуңа өч көн дәвам итте, – диде Татьяна Константиновна. – Дус кызым да икенче егет тапкан иде. Бездән соң аларның да туйлары булды.
Матур гына яшәп китә Зимановлар. Гаиләне тулыландырып уллары Виталий туа. Улы да әнисе кебек элемтә техникумын тәмамлый. Тик ул юнәлештә китми, мебель ясау белән шөгыльләнгән фирмада эшли. Гаиләсе белән Биектауда яши.
– Ике кызлары Диана белән Настя үсеп җитте инде. Кече кызларына унтугыз яшь. Укый әле. Ә олысы кияүгә чыгып, үзе кыз үстерә, – диде Татьяна Зиманова. – Бу өйдә Саша белән икәү генә калдык. Бер-беребезгә кирәк һәм терәк әле без. Мин бакчада эшләүдән үземә ямь тапсам, Саша пазлдан зур-зур картиналар җыярга яратты, шуларны туганнарга, дусларга, танышларга бүләк итте.
Илле ел тату гомер итүнең сере белән кызыксындык. – Бәхәсләшкәндә иргә юл бирергә кирәк. Ни дисәң дә, ир ир инде ул. Аны кимсетергә, үз сүзеңне бирмәскә тырышырга кирәкми. Читкә кит, дәшмә. Безнең дә ачуланышкан да, бәхәсләшкән дә вакытлар булды. Әмма бервакытта да зурга җибәрмәдек, атналар буе сөйләшмичә йөрмәдек. Шунда әйткәләшәбез, шунда ук сөйләшеп тә китәбез, диде ул. – Татулыкның дә сере шундадыр, мөгаен.
Гөлсинә Зәкиева