Камиләне район башлыгы котлады

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Милли бәйрәмебез Арча Сабантуенда район башлыгы Илшат Нуриев уңышка ирешкән спортчыларны котлап, кыйммәтле бүләкләр тапшырды.

Мондый бәхет Лесхоз мәктәбенең 8 сыйныфын тәмамлаган Камилә Мөхәммәтшинага да насыйп булды. Камиләнең тренерлары – әтисе Марат һәм әтисенең туганы Фәнис Мөхәммәтшиннар. “Мин кул көрәшен яратам, – дип сөйләде Камилә. – Җәен дә шөгыльләнәм. Өйдә кул көрәше белән шөгыльләнү өчен җайланмалар бар. Көндәшем – әти. Турникта тартылам, штангалар бар. Быел март аенда кул көрәше буенча Россия чемпионы булдым”.

– Камиләдә кул көрәше спорты буенча сәләт бар, – дип сөйләде тренеры, туганы Фәнис Мөхәммәтшин. – Гомумән, безнең нәселдә куллар, кул сеңерләре нык. Аннан Камиләдә үз дигәненә ирешүчәнлек, тырышлык, үҗәтлек бар. Спортта бу сыйфатлар бик кирәк. Алда тагын да зуррак уңышларга ирешер дигән ышаныч бар.

Камилә, уңышлар сиңа!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International