Иҗтимагый иминлеккә каршы җинаятьләр системасында «кешеләрнең үлеменә, шактый зур милек зыяны китерүгә яки башка иҗтимагый куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин террорчылык акты, әзерләнүче шартлау, ут төртү яки башка гамәлләр турында белә торыып ялган хәбәр итү» кебек гамәл иң авыр җинаятьләрнең берсе булып тора.
Мондый гамәлләр нәтиҗәсендә гражданнарга һәм, гомумән, дәүләткә җитди матди зыян китерелә, чөнки ялган чакыру буенча хокук саклау органнары, янгынга каршы хезмәт, ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре кичекмәстән чыгып китә, төрле учреждение һәм предприятиеләрнең эш графигы өзелә. Мондый хәбәрләр белән бәйле рәвештә «куркыныч янаган» төркемнәрне чыгару, шулай ук гражданнарны эвакуацияләү мәҗбүри рәвештә үткәрелергә тиеш, бу кешеләрдә курку, яклаусызлык һәм уңайсызлык хисе барлыкка килүгә китерә. Хокук саклау органнары һәрвакыт реаль куркыныч яшәү алшартларыннан эш итә, шуңа күрә мондый янаулар буенча тикшерүләр үткәрелә, шартлаткыч җайланмаларны эзләү һәм тискәре нәтиҗәләргә юл куймау буенча кичектергесез чаралар күрелә. Нәтиҗә буларак, бу иҗтимагый иминлекне тәэмин итү буенча бурычларны хәл итүгә зыян китереп, ялган куркынычны булдырмау өчен көчләрне һәм чараларны читкә юнәлтүгә китерә.
БЕЛӘ ТОРЫП ТЕРРОРЧЫЛЫК АКТЫ ТУРЫНДА ЯЛГАН ХӘБӘР-ҖИНАЯТЬ ҖӘЗАСЫНА ТАРТЫЛА ТОРГАН ГАМӘЛ!
РФ Җинаять Кодексының 207 статьясының 1 өлеше санкциясе хөкем ителүченең унсигез айга кадәрге чорда ике йөз мең сумга кадәр яки хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф, яисә дүрт йөз сиксән сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр, яисә бер елдан ике елга кадәр төзәтү эшләре, яисә өч елга кадәр иреген чикләү, яисә өч елга кадәр срокка мәҗбүри эшләр, яки өч айдан алты айга кадәр срокка кулга алу, яки өч елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендә җәзаны күздә тота.
РФ Җинаять Кодексының 207 статьясының 2 өлеше санкциясе бер миллион сумга кадәр штраф яки унсигез айдан өч елга кадәр вакыт эчендә хөкем ителүченең хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф яки биш елга кадәр иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәзаны күздә тота.
Моннан тыш, суд карары нигезендә барлык чыгымнар һәм мондый хәбәр китергән барлык зыян кайтарылырга тиеш. Әгәр мондый гамәлләр балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган булса, зыянны каплау аларның ата-аналарына яисә законлы вәкилләренә йөкләнә.
Исегездә тотыгыз!
Террорчылык акты турында хәбәр итеп, Сез җәмәгать иминлегенә кул сузасыз, шуңа бәйле рәвештә учреждениеләрнең нормаль эшчәнлеге бозыла, хокук саклау органнарының шактый көчләре һәм чаралары читкә юнәлтелә, аерым гражданнарның мәнфәгатьләренә зыян китерелә.
Сезнең сүзләрегез һәм гамәлләрегез РФ Җинаять Кодексының 207 статьясында каралган җинаять-җәзалана торган гамәл составын барлыкка китерергә мөмкин (террорчылык акты турында белә торып ялган хәбәр).
Сезнең гамәлләрегезнең этәргече теләсә нинди булырга мөмкин: хулиганлык, хокук саклау органнары эшенең «сыйфатын һәм тизлеген» тикшерү теләге, нинди дә булса оешмаларның гадәти эш тәртибен бозу.