Ветераннарны олылыйбыз
Өлкәннәр ункөнлегендә районда төрле чаралар оештырылды. Кайбер урыннарда аны үзенчәлекле, ветераннар күңеленә кереп калырлык истәлекле итеп үткәрергә тырыштылар. Шуларның кайберләрендә без дә катнашып, өлкәннәргә карата булган ихтирам һәм игътибарга сөенеп утырдык.
Житәкчеләр котлады
Ункөнлек тантаналы төстә башланып китте. 1 октябрьдә Арча Мәдәният йортына бөтен районнан өлкәннәр җыелды. Аларны тәбрикләргә һәм олы ихтирам хисләрен җиткерергә Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров та килгән иде.
—Өлкәннәр көне —бәйрәмнәрнең бәйрәме ул. Аны шулай зурлап билгеләп үтү соңгы елларда традициягә әверелде.
Сез безнең үткәнебез һәм узган чорлар белән хәзерге буыннар арасын тоташтыручы чылбыр. Яшьләргә үрнәк булырлык хезмәтегез өчен зур рәхмәт. Күкләр аяз булып, якыннарыгызның кадер–шәфкатен тоеп озак гомер итәргә насыйп булсын, — диде ул өлкәннәрне тәбрикләп.
Арчалыларны бәйрәм белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының өстәмә белем һәм социаль программалар бүлеге җитәкчесе Миләүшә Галеева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова да котлады.
Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Галим-җанов, “Балкыш” фестивале лауреаты Халидә Газизова тәбрикләү сүзләрен җыр юллары аша җиткерделәр.
Аннан сүз артистларга бирелде. Бездә өлкәннәр ункөнлеген Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары чыгышы белән башлап җибәрү яки тәмамлау да матур традициягә әверелде. Бу юлы артистлар Хәбир Ибраһимовның “Төн яна учакта” дигән спектаклен күрсәтте.
Соңыннан өлкәннәрне район ветераннар советы рәисе Альберт Җамалиев тәбрикләде.
Өйдә концерт
Халыкны социаль яклау идарәсенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре бу көннәрдә юлдан кайтып та кермәде, дисәк тә ялгыш булмастыр. Социаль хез-мәткәрләр апа–абыйлар өчен шулай ук өйләренә барып концерт куйды.
—Сезнең өчен Мәдәният йортларына барып концерт–спектакльләр карау авыр,— диде бүлек җитәкчесе Эльвира Галимҗанова.—Шуңа үзешчән артистлар үзләре өегезгә килде.
Мәрхәмәтлек үзәге каршындагы Резеда Гыйлаҗиева җитәкчелегендәге “Чишмә” ансамбленә йөрүчеләрдән Сөмәя Җиһаншина тальянда уйнады, Минсәвәр Хәбибуллина, Роза Әминова, Факия Шәрәфетдинова, Резеда Гыйлаҗиева, Илгизәр Хөсәенов җырлады, Гөлсөя Хөсәенова шигырь сөйләде. Концерт өлкәннәргә бик ошады. Рәйсә Хәсәнова түзмәде, әнисеннән отып калган такмакларны исенә төшерде.
—Концерт белән без 6 урында булдык. Моннан тыш, “Чишмә” ансамбле Яңа Кенәрдәге “Өмет” өлкәннәр һәм инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат–йортында чыгыш ясады,—диде Э. Галимҗанова.
Бәширәне чакырганнар
Яшәгән авылыңда игелекле эшмәкәрләр булу зур бәхет. Утар–Атыда яшәүче Фәнис Мостафин өлкән яшьтәге авылдашларын аеруча зурлаган, алар өчен чын бәйрәм оештырган иде. Өлкәннәр табын артына җыелып, тәмле ризыклардан авыз итте, бер–берсе белән аралашты, күңелләре булганчы сөйләште, мондый очрашу оештырган өчен Фәнискә рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Ф. Мостафин аларга сюрприз да әзерләгән иде. Яраткан җырчылары, Татарстанның атказанган артисткасы Бәширә Насыйрованы күрү, аның җырларын ишетү апа–абыйларны бигрәк тә сөендерде.
— Авылда өлкәннәрнең ничек яшәве фермер Фәнис Мостафин белән бәйле. Һәрчак ярдәм күрсәтергә әзер тора, авыл өчен дә кулыннан килгәнен эшли, —диде хезмәт ветераны Илсум Садыйков.
Бу, чыннан да, шулай икән. Фәнис үзе сөйләве буенча, аның инициативасы һәм ярдәме белән мәктәптә бию түгәрәге эшли башлаган. Мәчеттә балалар өчен дини укуларның яңартылуы белән дә авыл халкы аңа рәхмәтле. Планнары да зурдан.
— Алла боерса, мәчетне ремонтлау һәм зиратны, коймаларын тәртип-кә китерү эшләренә тотыначакбыз. Минем өчен акча төп роль уйнамый, иң мөһиме — авылым матурлансын, халкы тыныч, матур яшәсен, — ди Ф.Мостафин.
Гөмбә җыйдылар
Өлкәннәр көне белән олылап беренче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә әби–бабайларын кунакка дәштеләр, тәрбиячеләре Ольга Шәрипова һәм Гөлнара Зиннәтованың аларны котлауларына сөенештеләр. Үзләре тәрбияче апалары белән өйрәнгән иң матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр, өлкәннәр белән бергәләп уйнадылар. Бер–берсен узыштан гөмбә җыю уены балаларга аеруча ошады. Аннан әби–бабайлары алып килгән күчтәнәчләр белән бергәләп чәй эчтеләр, фоторәсемнәргә төштеләр. Мондый бәйрәм оештырган өчен өлкәннәр балалар бакчасы коллективына рәхмәт җиткерде.
Өлкәннәрдән истәлек
“Арча автотранспорт предприятиесе” ширкәтендә бу бәйрәмгә һәрчак зур игътибар бирелә.1997 елда оешма ишегалдына өлкәннәр утырткан агачлар, хәзер үсеп җитеп, чын парк хасил иткән. Быел территориягә яңадан 65 кеше 65 агач утырткан. Аннан бәйрәм мул итеп әзерләнгән өстәл артында дәвам иткән. Хезмәт ветераннары истәлекләре белән уртаклашканнар, эшләгән чорларындагы күңелле мизгелләрне искә төшергәннәр, күңел ачканнар. Оешма тарихын эченә алган музейда булу да аларга бик ошаган. Соңыннан өлкәннәр өчен абыйлы–энеле Вәлишиннар концерт куйган. Рухи бүләккә өстәп өлкәннәргә азык–төлек тутырылган каплар да тапшырылган. Мондый мөнәсәбәткә һәркемнең күңеле булган.
Алар ялгыз түгел
Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат–йортында бу көннәрдә кунаклар күп булды. Шулардан берсе —Үрнәк агросәнәгать көллияте. Укучылар һәм укытучылар коллективлары биредә тәрбияләнгән өлкәннәрне котлап концерт куйганнар. Аннан үзләрен көллияттә белем алучы булачак кулинарлар пешергән тәмле чәй ашлары белән сыйлаганнар.
Әлмәндәр Әлдермештән үк килгән
Традиция буенча ункөнлек спектакль белән тәмамланды. Бу юлы өлкәннәр алдында “Җидегән чишмә” Арча халык театры чыгыш ясады. Алар Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклен күрсәтте. Өл-кәннәр кич буе Әлмәндәр, Өммия, Искәндәр, Хәмдебану белән ял итте.
Ункөнлек Арча районында төрле чараларга бай булды. Барлык муниципаль берәмлекләрдә, предприятие, учреждение, оешмаларда өлкәннәргә ярдәм итүгә аеруча зур игътибар бирелде. Арча үзәк хастаханәсендә өлкәннәрне чакырып түгәрәк өстәл оештырылган. Анда медицина һәм ташламалы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралган. Район китапханәсе, гомуми белем учреж- дениеләре һәм мәдәният идарәсе тарафыннан да төрле чаралар үткәрелгән. 14,21,28 сентябрьдә, 5 октябрьдә бәйрәм ярминкәләре булды, концерт, чәй эчүләр, арзан бәядән авыл хуҗалыгы продукциясе һәм башка товарлар сату, аларны өлкәннәрнең өйләренә илтеп бирү оештырылды. Бу көннәрдә халыкны социаль яклау идарәсенең Мәрхәмәтлек үзәге төрле акцияләр үткәрде. “Сердәш” акциясе кысаларында өйләренә барып булышып йөргән 22 өлкән яшьтәге кешегә психолог ярдәме күрсәтелгән, шулай ук 283 кешенең фатирларын җыештырганнар, мохтаҗларга киемнәр өләшкәннәр. “Чишмә” ансамбле, волонтерлар, Арча Мәдәният йорты үзешчән артистлары өлкәннәр һәм инвалидлар йортына, Яңа Чүриле психоневрологик интернатына, “Өмет” өлкәннәрне тернәкләндерү үзәгенә барып концертлар куйганнар.
Редакциягә оешма, предприятиеләре беткән пенсионерлар шалтырата.
— Безне башка оешмаларга беркеткән иделәр, нишләптер, быел оныттылар, килеп хәлебезне белмәделәр, күчтәнәч белән сөендермәделәр, — дип үпкә–рәнҗешләрен белдерде алар.
Пенсионерларның моң–зарларын район ветераннар советы җитәкчесе Альберт Җамалиевка җиткердек. Менә ул нәрсәләр сөйләде:
— Туган предприятиеләре беткән пенсионерларны, чыннан да, башка оешмаларга беркеткән идек. Бу эш берничә ел шулай дәвам итте. Андыйлар күпкә җыела. Барысына да күчтәнәч биреп җиткермәскә дә мөмкиннәр. Монысы оешма, предприятиеләрнең хәленнән тора. Шулай да без ялгыз, аз керемле пенсионерларны иганәчеләр хисабына бүләкләр белән тәэмин итәргә тырыштык һәм моны киләсе елларда да дәвам итәчәкбез. Урыннарда җирлек башлыклары мәдәният йортлары, мәктәпләр, балалар бакчалары белән үз территория-ләрендәге өлкәннәргә концерт, чәй мәҗлесләре белән игътибар һәм хөрмәт күрсәтүне оештырды. Пенсионерның өенә барып, хәлен белеп, котлау открыткасы тапшыру да өлкәннәребезнең күңелен күрә торган мәрхәмәтле гамәл. Моны оештыру зур чыгымнар сорамый. Ләкин шуны онытмыйк, Өлкәннәр көнендә аларга төп игътибарны гаилә әгъзалары, балалары, оныклары күрсәтергә бурычлы. Шулай ук якын–тирәбездә яшәүче күршеләребезне онытмасак идек. Бер–беребезгә игътибарлы, миһербанлы булырга тырышыйк.