Кыенлыкларны җиңеп

2013 елның 11 октябре, җомга

Кыенлыкларны җиңеп

— Әңгәмәдәшебез — район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе А.М.Габбасов.

— Айдар Минсабирович, 2013 елны да авыл хуҗалыгы өчен уңай килде дип әйтеп булмый. Аның үзенчәлекләрен әйтеп үтсәгез иде.

— Әйе, соңгы елларда авыл хезмәтчәннәренә сынау артыннан сынау үтәргә туры килә. Быел да язгы кыр эшләре вакытында, сыйфатлы итеп башкарылган иде. Әмма июнь аендагы корылык игенчелек өлкәсенә зур зыян салды. Бу чордагы корылыкны 2010 елдагы белән чагыштырырлык иде, ярты метр тирәнлектәге туфракта бер тамчы дым калмады. Барысы 39742 гектар мәйдандагы игеннәр зыян күрде. Аларга 250 млн. сумлык чыгым тотылган иде инде, барлык зыян 632 млн. сум исәпләнә. Бер гектардан уңыш 17,2 центнер гына булды, 89 мең тонна ашлык җыйнап алынды.

— Шул ук вакытта елына күрә бик әйбәт уңыш алучы хуҗалыклар да бар.

— “Ак Барс–агро” ширкәтендә игеннәрнең гектарыннан уртача — 36,2, “Кырлай”-да — 32,9, “Игенче”дә 29,6 центнер уңыш җыйнап алдылар. Әлеге хуҗалыклардагы технологияләр теләсә нинди шартларда да тотрыклы уңыш алу мөмкинлеге бирә. “Ак Барс–агро” ширкәтендә туфрак эшкәртү, чәчү әйләнеше, яңа сортлар игү системасы җайга салынган. “Сервис–агро” ширкәтендә игеннәрне кирәк булганда кыяктан да тукландыралар. Бәрәңге утырту, игү, эшкәртү комплексы булдырылды. Быел 400 гектарда сугарулы мәйданнарда бәрәңге иктеләр, гектардан 400 центнерга якын уңыш чыга. Ки-ләсе елда бәрәңге мәйданнарын 500 гектарга җиткерергә исәплиләр.

—Җәй башындарак терлек азыгы мәсьәләсе дә шөбһәгә салган иде.

— Бәхеткә, июль, август айларында яңгырлар ике нормага якын яуды. Күпьеллык үләннәрнең икенче каты, кукуруз яхшы күтәрелеп китте. Район буенча бүгенге көндә бер шартлы терлеккә 29 центнердан артык азык берәмлеге әзер-ләнде. “Ак Барс–агро”, “Игенче”, “Татарстан”, “Кырлай”, “Аю” ширкәтләрендә ул 43–32 центнер.

Кайбер хуҗалыкларда фураж проблемасы булачак, билгеле. Ә тулаем алганда сусыл азыклар, печән, салам җитәрлек туплап куелды.

— Терлекчелектә эшләр ничек?

— Район буенча алганда күрсәткечләр кимү ягында. Баш саны кимү аеруча борчылу тудыра. 1 октябрьгә булган саннарга күз салсак, мөгезле эре терлекләр узган елның шул чорына караганда 2611 башка кимеде. Бары  тик “Татарстан”, “Ак Барс–агро”, “Аю” ширкәт-ләрендә генә арту бар. Ә менә “Арча” ширкәте — 1195, “Мәрҗани” ширкәте 1156 башка киметте.

Бүген хуҗалыкларның берсенең дә финанс хәле җиңел түгел. Ә көндәлек акчаны сөтне сыйфатлы һәм күбрәк итеп сатып кына кертеп була. “Ватан” ширкәте быел тугыз айда 3999 центнер сөтне артык җитештерде. “Аю”, “АгроМолПлюс”, “Нива” ширкәтләре дә үсешкә иреште. Шул ук вакытта “Арча” ширкәтендә 17595 центнер сөт кимрәк савылды.

Ит җитештерү, үрчем алу буенча да шул бер үк хуҗалыклар артта кала килә.

— Элекке “Вамин” хуҗалыкларының киләчәге нинди? Бигрәк тә “Арча” бүлекчәсеннән элегрәк зарланып шалтыратучылар шактый булды.

—Бу хуҗалыклар банкротлыкка чыгарылып, аларга тышкы идарә кертелгән иде. Мөлкәт белән идарә итүдәге үзгәрешләр финанс кыенлыклары да китереп чыгарды. Дөрес, әлеге хуҗалыкларның үзгәрешләрне зур тетрәнүләрсез кичергәннәре дә бар. Мәсәлән, “Северный”, “Татарстан” ширкәт-ләрендә терлекләрнең баш санын артык киметүгә юл куймадылар, хезмәт хаклары вакытында түләнә, кыр эшләрендә дә тоткарлыклар булмады. Хәзерге вакытта әлеге хуҗалыкларның барысында да  хәл тотрыклану ягында дип әйтә алабыз, кыр эшләрен тизләтү чаралары күрелә. Килә-чәктә алар да район  икътисадын ныгытуга лаеклы өлеш кертерләр дип өмет-ләнәбез. Билгеле, моның өчен бик тырышып эшләргә кирәк булачак.

— Кайбер районнарда гаилә фермаларының авыр хәлдә калулары турында укырга туры килә. Бездәгеләр ничек?

— Районда хәзерге вакытта утызлап гаилә фермасы эшли. Шакирҗанов, Мәр-дәнов, Сабировларның гаилә фермалары продукция җитештерүне арттыра баралар. Әлегә артык зарланучы юк, дәүләт  ярдәме белән юллар салына, башка ярдәм күрсәтелә. Эшлим дигән кешегә бездә юллар ачык.

Шушы уңайдан шәхси хуҗалыкларда терлекләр саны кимемәвен әйтәсе килә. Өч һәм аннан артык сыеры булган хуҗалыкларга ташламалы шартларда саву  аппаратлары бирелә, терлек азыгы белән дә җитәрлек тәэмин ителделәр. Сыер асраучыларга озакламый бер башка 2 мең сум күләмендә ярдәм биреләчәк.

— Айдар Минсабирович, бәйрәм алдыннан хезмәт алдынгыларын әйтеп үтү күңелле булыр.

— Шундый катлаулы шарт-ларда иген үстереп җыйнап алучыларның, фермаларда тырышып хезмәт итүчеләрнең барысына да рәхмәт сүзләре җиткерәм. Шулар арасыннан иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчылар “Игенче” ширкәтеннән Ильяр Сибгатуллин, “Кырлай”дан Рафис Җәләлиев, “Ак Барс–агро”-дан Ринат Котдусов, “Татарстан”нан Фәнил Гыйлаҗев, шоферлар “Мәрҗани”дән Нурулла Мөхәммәтҗанов, “Кырлай”дан Рәдис Җәләлиев, “Северный”дан Фәнил Сираҗиев, тракторчылар “Кырлай”дан Данил Рәхимов, “Ватан”нан Әхтәм Шәвәлиев, “Ак Барс–агро”дан Рафаэль Җәләлиев, “Курса МТСы”ннан Ислам Камалов, “Аю”дан Хәлим Хәйруллин, сыер савучылар “Ак Барс–агро”дан Гөлия Гасимуллина, Гөлшат Әгъзәмова, “Ватан”нан  Фирдилә Закирова, бозау караучылар “Мәрҗани”дән Сүрия Хәлиуллина, “Курса МТСы”ннан Гөлсөяр Гарипова һ.б. бик күпләрне аерым билгеләп үтәсе килә.

Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International