Кенәр, ташкичүлеләр ничек яши?

2013 елның 11 октябре, җомга

Кенәр, ташкичүлеләр ничек яши?

9 октябрьдә Яңа Кенәр һәм Ташкичү авыл җирлекләрендә чираттагы утырыш булды. Утырышларда район башлыгы урынбасары Любовь Осина да катнашып, авыл җирлеге башлыгы, урынбасарлары, белгечләр, җирлек депутатлары белән очрашып, мәдәният учакларының эшчәнлеге, авылларның экологик хәле, сөт җыю һ.б. турында фикер алышты.

Бүгенге авыллар тырыш халкы яшәгәнен искәртеп торучы мәһабәт, төзек каралты-курасы, чиста капка төпләре белән сокландыра. Һәрхәлдә, безнең районда шулай. Әлбәттә, бар да ал да гөл генә булып бетмәгән күренешләр дә очрамый калмый. Әйтик, авылның йөзен бозып торучы ташландык хәлдәге йортлар, кычыткан, алабута баскан каралтылар... 

Октябрь башыннан шәхси хуҗалыклардан сөтнең литрын 16 сумнан ким булмаган бәягә җыячаклар дигән хәбәр авыл халкы өчен куанычлы булды. Әмма халык арасында лейкозлы сыерларның да сөтләрен тапшыручылар бар, андый сыерларның сөтен киләсе ел башыннан кабул итмәячәкләр. Бу турыда Яңа Кенәр авыл җирлегенең чираттагы утырышында сөт җыючы Фәридә Һадиеваның чыгышында мәгълүм булды. “Узган елларда сөт комбинаты хуҗалык сөтен яхшы сыйфатлы булса да, 2нче сорттан ала иде, хәзер без, сөт җыючылар, майлылыгын, аксым сыйфатын билгеләүче приборларны үзебез алдык, сөтне 1нче сортлы итеп тапшырырга тырышабыз”, — дип сөйләде ул.

Авыл җирлеге башлыгының халык ихтирамын яулавы өчен урынбасарлары белән дә уртак фикердә, тату мөнәсәбәттә эшләве зарур. Бу очракта Яңа Кенәр авыл җирлеген мисал итеп китерергә мөмкин. Бу якларда халык мәдәни тормыштан тәм табып яши. Мәсәлән, Шура, Сөрде зур авыллар рәтендә булмаса да, мәдәни эшчәнлекләре үрнәк булып тора. Сөрде мәдәният йорты тузып, ныклап төзекләндерү таләп итсә дә, директор Гөлнара Вәлиевага яңа идеяләрен тормышка ашырып, мәдәни чаралар үткәрергә комачау итми. Яңа Кенәр мәдәният йортында берничә ай элек директор булып Наҗия Әхмәтҗанова эшли башлагач, яңа сулыш өрелгән. Язын экологик икеайлык кысаларында кенәрлеләр чишмә, паркларны чистарту, зиратның тирә-ягын тәртипкә китерү, агачлар кисеп, алар урынына, Сабантуй уздырыла торган мәйдан тирәсенә яшь агач үсентеләре утыртудан тыш, бер-берсе белән ярыша-ярыша гүзәллек тудырырга тырышкан.

— Авыл җирлеге тарафыннан оештырылган “Иң матур авыл”, “Иң яхшы йорт”, “Иң матур ишегалды” һ.б. конкурсларының җиңүчеләре еллык хисап җыелышында бүләкләнәчәк, — ди җирлек башлыгы Рафаэль Фәхретдинов. Үрнәк эш-гамәлләр җитәрлек биредә. Берсе — ветераннарга карата хөрмәт хисе. Җирлекнең ветераннар советы рәисе итеп Иван Ивановны сайлап ялгышмаганнар. Аның тырышлыгы белән быел Өлкәннәр көнендә 600дән артык ветеранның берсе дә игътибарсыз калмаган, авыл җирлеге башлыгы, аның урынбасарлары һәрбер ветеран белән очрашып, яшәү шартлары белән дә танышкан. Идеяләре күп әле яңа рәиснең: шушы арада көч-куәте булган ветераннарны җыеп, аларның нигә сәләтле булуларын ачыклап, төрле юнәлештә эш алып бармакчы.

Фикер алышуларда авыллардан җыелган чүпне алып китү, мәдәният йортына яңа музыка җиһазлары алу турында да сораулар булды.  Район башлыгы урынбасары бер генә сорауны да игътибарсыз калдырмый. Үзе шушы җирлек депутаты булганга, икеләтә җаваплы ул.

Ташкичү авыл җирлегенә дә үрнәк ке-нәрлеләр. Күрше генә булсалар да, эш-чәнлекләрендә аерма сизелә. Биредә дә уңай күренешләр бар, әлбәттә, ләкин халык белән үзара аңлашып эшләү җитеп бетми сыман.

Ашытбаш мәдәният йорты эшчәнлеге гел макталып килә. Мәктәпләре дә гел макталып торучы белем йорты. Иске Ашыт авыл китапханәсе мөдиренең эш алымы да башкаларга үрнәк, биредә балаларны җәлеп итү өчен бар тырышлыкларын эшкә җигәләр. Шулай да Любовь Осина мәдәният учакларында түләүле хезмәт күрсәтүне арттырырга, яшьләр, балалар белән ныклап эшләргә кирәклеген искәртте.

Алда әйтелгән ташландык йорт-лар проблемасы һәр җирлектә дә бар. Яңа Кенәр авыл җирлегендә бу өлкәдә эш киң колач белән алып барыла, ә ташкичүлеләргә бу мәсьәләдә күп тырышлык кирәк әле, чөнки биредә өч дистәгә якын хуҗасыз, ташландык йорт бар. Ташкичү авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Розалия Насыйбуллина мәдәният эшчәнлеген бары уңай яктан гына бәяләде. Ләкин авылларның киләчәге өчен бик борчыла ул.

—         Авылларның экологик хәлен үзгәртер өчен һәммәбезнең өлеше керергә тиеш. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш ветераннарын гына түгел, тыл ветераннары һәм 41нче ел балалары белән дә очрашулар оештырырга, яшьләрне мәдә-ният учакларына, мәчетләргә күбрәк җәлеп итү буенча төрле ысуллар эзләргә кирәк. Мәдәният учакларында музыка уен          коралларының булмавы бик кыен, елга бер генә булса да инст-румент алынсын иде. Мәмсә авылында яшәүче өлкәннәр фельдшер–акушерлык пункты булмаудан тилмерсә, яшьләр клублы булуларын зарыгып көтә, — дигән тәкъдимнәр белән чыкты ул. Кысна авылы халкының да гозере бар: бигрәк тә мәктәп балаларына йөрү кыен булганга, Кысна белән Ашытбаш авыллары арасындагы юлны төзекләндерүгә  игътибар сорый алар.

Әлбәттә, аз гына ара эчендә хәл ителеп бетә торган проблемалар түгел бу. Ләкин Любовь Осина әйтүенчә, халык өчен бөтен тырышлыкны куярга кирәк.

— Берничә ел элек район хакимияте хуҗалык җитәкчеләренә урыннарда мәдәният учакларын яңарту мөмкинлеге тәкъдим иткән иде. Кызганычка каршы, аннан файдаланучы булмады. Хәзер дә республикада авыл клублары программасы нигезендә яңа объектлар төзелә. Ләкин ул районда елга берничә мәдәният учагы төзергә генә мөмкинлек бирә. Депутатлар авыл халкы белән ешрак аралашып эшләсә, проб-лемалар да ансатрак хәл ителә, хезмәтнең нәтиҗәсе дә күренә. Замана гел үзгәреп торганга, көн үтсенгә генә эшләнгән эшләрне кабул итми. Шунлыктан авыл активистлары, депутатлар үзара бердәм булып халык мән-фәгатьләрен кайгыртып эшләсеннәр иде, — дип йомгаклады сүзен район башлыгы урынбасары.

Мондый рухтагы җыелышлар юкка гына булмый, халык та җанлана, җитәкчеләр дә җаваплылык хисе тоя. Димәк, киләчәктә уңай үзгәрешләргә таба боз кузгала...

Розалия ЗИННӘТОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International