Барысы да кешеләр хакына^
5 октябрьдә Мәскәүдә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең XIV съезды үтте.
Анда Татарстан Республикасы делегациясе составында Арча муниципаль район башлыгы, партиянең җирле бүлекчәсе секретаре Алмас Назиров та катнашты. Шушы уңайдан без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
— Алмас Әминович, бүгенге көндә Россиядә партияләр күп, әмма “Бердәм Россия”, идарәче партия буларак, алар арасында аерым урын тота, илнең бүгенгесе, киләчәге өчен җаваплылык та аңа йөкләнгән. Шуңа күрә партиянең югары форумы аеруча зур кызыксыну уятты. Партия өстенлекле дип билгеләгән бурычлар нинди?
— “Бердәм Россия” партиясенең рәисе, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев үзенең чыгышында әлеге съездның үзенчәлекле булуын билгеләп үтте. Анда каралган мәсьәләләрне партия җитәкчелеге түгел, ә гади әгъзалар тәкъдим иткән, шуңа күрә алар һәркемгә аңлаешлы, илебезнең күпчелек кешеләрен дулкынландыра торган сораулар иде.
Съезд делегатлары кеше-ләрне иң беренче чиратта борчыган проблемалар турында сөйләштеләр. Съезд эшендә ил Президенты Владимир Путинның катнашуы форумны тагын да дәрәҗәлерәк итте.
Россия Федерациясе Конституциясе илне социаль дәүләт дип игълан итә. “Бердәм Россия” партиясе менә шушы норманы тормышка ашыра. Бюджет секторында хезмәт хакларын арттыру буенча алган масштаблы йөкләмәнең ничек үтәлүен үзебезнең район мисалында да ачык күрәбез. Укытучылар, тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары сизелерлек артты. 1 сентябрьдән мәгариф турында яңа закон көченә керде. Яңа закон буенча мәктәпкәчә белемгә гомуми белем дәрәҗәсе бирелде. 2016 елга өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларны бакчалар белән тәэмин итү бурычы куелды. Бу юнәлештә республикабызда, шул исәптән безнең районда да зур эш алып барыла. “Балалар бакчаларын — балаларга” дигән партия проектын тормышка ашыру дәвам итә.
Мәктәп һәм студентлар спортын үстерү буенча да игътибарга лаеклы яңалыклар бар. Төбәкләрдәге мәгариф системасын камилләштерү кысаларында мәктәпләргә яңа спорт җиһазлары кайтачак.
Россия фәнен реформалау башланды. Партия бу мәсьәләгә бик җитди карый.
Съезд делегатлары җәмгыятьнең һәм дәүләтнең өлгерешен билгели торган инвалидлар турында кайгырту мәсьәләсенә дә зур игътибар бирделәр. Билгеле булганча, илебездә “Уңайлы мохит” программасы тормышка ашырыла. Аның мисалларын безнең районда да күрергә була. Партия әлеге дәүләт программасының урыннарда ничек үтәлүенә күзәтчелек итә. Партия катнашында Хөкүмәт регион властьларына инвалидларны эшкә алу өчен квота билгеләү хокукы бирә торган закон кабул итте. Бу 300 мең инвалидка эш урыны булдыру мөмкинлеге бирәчәк.
— Ана капиталы 2016 елдан соң бетәчәк, дигән сүзләр йөрде. Бу мәсьәлә ничек хәл ителәчәк?
— Демография, ана һәм бала мәсьәләләренә партия зур игътибар бирә. Съездда билгеләп үтелгәнчә, демография проблемасы белән актив эш алып барыла башлаган 2006 ел белән чагыштырганда, узган ел балалар өчтән бергә күбрәк туган. Бу безнең ил өчен бик яхшы нәтиҗә дип әйтелде. Туучыларның күбесе — икенче, өченче, дүртенче бала.
Ана капиталы белән бергә туу сертификатлары да гамәлдә, күп балалы гаиләләргә балалар өч яшькә җиткәнче айлык акчалата ярдәм күрсәтелә. Хәзерге вакытта Хөкүмәттә 4 ел ярым бала караган вакытны ата–аналарның берсенең стажына кертү турындагы закон проекты әзерләнә. Элек бу чор өч ел исәпләнә иде.
Хөкүмәт ана капиталын дәвам итү буенча тәкъдимнәр әзерли. Аның нинди рәвештә булачагы, нәрсә өстәргә кирәклеге гражданнар белән киңәшеп хәл ителәчәк.
Тагын бер мөһим тема. Пенсия системасын камилләштерү буенча эш төгәлләнеп килә. Бу пенсиянең лаеклы дәрәҗәсен һәм пенсия системасының финанс тотрыклылыгын тәэмин итү өчен эшләнә. Кешеләр үзләренең пенсия тупланмаларының сакланышына өстәмә гарантияләр алырга тиеш.
— Торак–коммуналь проб-лемалары бик күпләрне борчый, ел да бәяләр артуны да аңлап бетереп булмый. Партия бу мәсьәләдә нинди позициядә тора?
— Әйе, бу турыда да җитди сөйләшү булды. Торак–коммуналь хуҗалыгының бөтен өлкәсенә контроль ясый ала торган заманча чаралар булдыру кирәклеге әйтелде. Түләү нормативларын, регионнар үзенчәлеген, кешеләрнең тәэмин ителешен билгеләргә кирәк, дигән тәкъдимнәр әйтелде. Әлегә бер шатлыклы хәбәр: 2014 елда тарифлар артмаячак. Киләчәктә бу тарифларның үсешен элекке елдагы инфляция дәрәҗәсе белән чикләргә җыеналар.
— Без “Бердәм Россия” партиясен эшмәкәрлекне яклый торган партия буларак та беләбез. Бу юнәлештә нинди яңалыклар көтә?
— “Бердәм Россия” партиясе бизнесны ачу, алып бару, үстерү өчен уңай шартлар тудыруда актив катнашачак. Парламент көзге сессиядә кече бизнес өчен ташламалар күздә тоткан Хөкүмәт проект-ларын караячак, мәсәлән, иминият взносларын 20 процент дәрәҗәсендә саклау тәкъдим ителә.
Шулай ук эш бирүчеләрне хезмәт шартларын һәм аны саклауны яхшырткан өчен икътисади кызыксындыру механизмын закон белән беркетү күздә тотыла.
Кече һәм урта предприятиеләрнең федераль гарантия фонды булдырыла, моның өчен 30 млрд. сум тирәсе акча каралган. Фондның максаты — кредитлар алуны җиңеләйтү.
Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында авылга ярдәм мәсьәләсе күтәрелү дә мөһим. Анда керү яңа мөмкинлекләр ачса да, проблемалары да җитәрлек. Көндәшлек арту әйбәт, димәк, сыйфатлы, базарга яраклы товар җитештерергә кирәк булачак. “Үзебезнекен якла” дигән партия проекты бик яхшы проект.
Съездда әйтелгәнчә, сентябрь сайлауларыннан соң безнең партия тагын да көчлеләнде, әмма бу эшне йомшартырга сәбәп була алмый. Киресенчә, алынган власть илебезне ныгыту һәм үстерү өчен файдаланылырга тиеш.
Исрафил НАСЫЙБУЛЛИН