Көннәр эссе. Халык табигать кочагына чыгарга тырыша. Су коена, урман, болыннарда җиләк, гөмбә җыя. Әмма шул ук вакытта хәтәрлек тә сагалый. Телевизордан карап, газеталардан укып торабыз: елан чагу очраклары бар.
Без сораулар белән район үзәк хастаханәсе терапевты Индира Урмановага мөрәҗәгать иттек.
– Индира Зөфәровна, быел безнең районда елан чагу очраклары бармы?
– Аллага шөкер, юк. Әмма республикада елан чагу очраклары күзәтелә.
– Елан чаккан очракта нишләргә?
– Иң мөһиме – паникага бирелмәскә! Кара еланның (гадюка) агуы куркыныч, әмма ул үтерми. Елан чаккан урынга зеленка, йод, марганцовка сыекчасы сөртергә, шул тирәгә жгут салырга ярамый. Шулай ук яраны кисәргә дә рөхсәт ителми. Беренче 10 минутта канга эләккән агуны азрак булса да кысып чыгарырга тырышырга кирәк. Ярадагы канны авыз белән суырып төкереп ташларга да була. Әмма авыз эчендә яралар, теш кариесы булырга тиеш түгел. Елан чаккан кешегә аз-азлап су эчертергә кирәк. Аз хәрәкәтләнергә. Мускулларның эшләве, кыскаруы елан агуының таралуын, сеңүен тизләтә. Аллергиягә каршы һәм авыртуны баса торган дарулар кабул итәргә. Кичекмәстән хастаханәгә барырга.
– Бигрәк тә еланның гәүдәнең кайсы өлешен чагуы куркыныч?
– Баш һәм муенны чагуы хәтәрерәк. Тәннең шешенеп китүе сулыш юлларын томалавы бар.
– Елан чагуы нинди авыруларга куркыныч?
– Елан чагуы иммун системасы йомшак, йөрәк-кан авырулы, аллергияле кешеләргә, яшь балаларга куркыныч.
– Билгеләре?
– Кайбер кешеләр елан чагуның кызарып һәм азрак шешенеп китүдән башка җитди билгеләрен тоймаска да мөмкин. Елан чаккан урында ике тирән теш эзе кала. Кайбер очракта бер генә яра булырга мөмкин. Яралардан кан бөтенләй акмый дярлек. Якын-тирәдәге тукымалар шешенә һәм зәңгәрләнә. Ә менә кул чугын чакса, ярты сәгатьтән бармак-лар шешенүдән бөгелмәскә дә мөмкин. Бигрәк тә картлар һәм балаларның башы әйләнергә, укшырга, эче китәргә, сулыш алуы авырлашырга мөмкин. Хәле авырайганнарның аңнарын югалтулары һәм комага китүләре ихтимал. Елан чаккан урында шунда ук авырту барлыкка килә. Ул урын кызарып, шешенеп, эсселәнеп китә. Сусата, авыз корый, йокы баса башлый. Баш, муен, гәүдә, эре кан юлларын чакканда билгеләр үзләрен тизрәк сиздерә. Ә аякларда билгеләр акрынрак тарала.
– Зыяны?
– Елан чагуы кан әйләнешенә зыян салырга, тромблар барлыкка китерергә мөмкин һ.б.
– Елан чагудан ничек сак-ланырга?
– Озын, нык чалбар, аякка бутый, күн итек кияргә. Озын үлән арасында җиләк яки гөмбәне таяк белән үләнне аера-аера җыярга. Табигатькә чыкканда үзең белән аллергиягә каршы дару, су алырга.
– Район үзәк хастаха-нәсендә елан чаккан кешегә ярдәм итү мөмкинлеге бармы?
– Хастаханәдә елан агуына каршы махсус сыворотка һәм башка төрле ярдәм итү чаралары бар. Исән-сау булыйк, чага торган еланнарга очрарга язмасын!
Румия Надршина