Үзгәрешләр керде

2024 елның 26 июле, җомга

2024 елның 14 февралендәге “Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында“гы Федераль закон нигезендә, 16 яшькә кадәрге баланы ялгыз тәрбияләүче хезмәткәр белән эш бирүче инициативасы буенча хезмәт килешүен өзү тыела. Тиешле төзәтмәләр РФ Җинаять кодексының 261нче маддәсенә кертелгән.

Элегрәк андый гарантия ундүрт яшькә кадәр бала тәрбияләүче ялгыз анага һәм аналарыннан башка шундый балалар тәрбияләүче кешеләргә каралган иде. Әлеге хезмәткәрне эш бирүче инициативасы белән азат итү рөхсәт ителгән искәрмәләр дә бар. Аерым алганда оешма бетерелгәндә, хезмәткәр хезмәт бурычларын тупас бозганда, эшкә урнашканда ялган документлар биргәндә.

 

Арча районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International