Арчада – яңа спорт төре

2024 елның 26 июле, җомга

Арчада беренче тапкыр сапбординг буенча осталык дәресләре үтте.

Аны Арча Укучылар сарае хезмәткәрләре “Сәламәт Арча” һәм “Ял-Юл” проектлары кысаларында уздырды.

Сапбординг – инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, тактага басып ишкәк ярдәмендә йөзү дигән сүз.  Спорт төре буларак ул 20 ел чамасы элек барлыкка килгән. Аңа һәркем өйрәнә ала. Тактага басып та, тезләнеп тә яисә утырып та йөзеп була.

Казансу паркында уздырылган осталык дәресләре 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге 100гә якын кешене җы йды. Куркып торучылар да, беренче тапкырдан ук басып йөзүчеләр дә булды. Иң элек һәркемгә, үз-үзеңне ничек тотарга икәнен аңлатып, күрсәтмәләр бирелде. Тактага ничек басарга, аякны ничек эләктерергә, ишкәкне ничек итеп дөрес тотарга кирәклеге аңлатылды. Суга төшеп киткән очракта, ничек итеп кире менәргә икәнлеге дә күрсәтелде. Сапка (йөзү тактасы шулай атала) утырган һәркем куркынычсызлык жилетлары киде. 14 яшькә кадәрге балалар ярдәмчеләр белән йөзделәр.

Бу ял сәгатьләрендә катнашкан һәркем уңай тәэсирләр белән кайтып китте. “Мондый мөмкинлекне файдаланмый кала алмадык. Бушка да бит әле. Арчада булуына бик шатбыз”, – диде алар.

Гаиләләр белән килүчеләр дә бар иде. Күңелле мизгелләр фотога төшерелеп, истәлек булып калды.  

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International