25 июльдә дүртенче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 41нче утырышы булды.
Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.
Утырышта “Арча муниципаль районының 2024 елның беренче яртыеллыгындагы бюджеты үтәлеше турында“ һәм муниципаль хокук актларына өстәмәләр кертү турындагы мәсьәләләр каралды. Алар белән сез районның рәсми сайтында таныша аласыз.
Район башлыгы Илшат Нуриев хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырды.