Парлы тормышка ни җитә?!

2024 елның 31 июле, чәршәмбе

Арчада яшәүче Саймә һәм Илгиз Бәйрәмовлар 50 ел бергә

Аларны районда яхшы беләләр. Илгиз абый авыл хуҗалыгы идарәсендә эшләсә, Саймә апа бала табу йортында акушер иде.

Бу парны алтын туйлары белән котларга район хатын-кызлар советы җитәкчесе Альмира Гатауллина һәм Шәрык территориаль җәмәгатьчелек үзидарәсе җитәкчесе Ринат Сафин килде.

Аларга без көтмәгәндә килеп кердек. Шуңа эшләрен тәмамлап бакчадан кереп килүче Саймә апа каршында  кунакларны күреп бермәл аптырап та калды. Илгиз абый бөтенләй өйдә юк булып чыкты, бераздан кайтып керде. Аздан гына күңел була шул кешенең. Шулай олылап килүләренә Бәйрәмовлар чиксез шатланды.

 – Элек авылларда укулар тәмамлангач уеннар ясыйлар иде. Илгиз безнең авылдан бер егет белән Әтнәдә авыл хуҗалыгы техникумында укыган. Аны тәмамлагач иптәш малайлары белән безнең авылга шул уенга килде ул. Шунда таныштык та. Без килгәндә йок-лап ята иде болар. “Кызлар килгәндә йоклап яткан кунак егетләр шушы буламыни?” – дип төрттереп әйтеп куйдым мин. Шулвакыт Илгиз бу кызның тавышы бик матур, дип торып караган, – дип искә төшерде танышу тарихларын Саймә апа. – Хәзер әйткәләшкәндә: “Нәрсә, матурмы тавышым?” – дип сорап та куям. Очрашып киттек. Армиягә озаттым. Көтеп алдым. Кайткач ике ел йөрдек тә өйләнештек.

Саймә апа Югары Оры авылыннан. Биш балалы гаиләдә туып үсә. 

– Бөтенебез дә исән-сау. Иң олы апама 89 яшь. Яңа Кенәрдә яши. Өчесе Казанда. Ә мин төпчек бала буларак әни янында калдым, – ди ул. – Әти бик булган кеше иде. Тракторчы булып эшләде, аннан кортчылыкта. Лаеклы ялга чыгып өлгерә алмады, вафат булды. Мин ул вакытта беренче курсны тәмамлаган идем. Йорт сала башлаган иде әти, ахырына җиткерә алмады. Әни белән икебезгә калды. Ярдәм итә торган кешебез булмады, үз көчебезгә генә таяндык. Шәл бәйләдем, ул бик зур ярдәм булды. Урнаштыру кыенлык тудырмады. Казахстан якларыннан почтага шәл сорап хәбәр килә, шунда җибәреп барабыз.

Аннан Казанга акушерлыкка укырга китә  кыз. Бик яхшы апада фатирда тора. Саимәне бик ярата фатир хуҗасы, хәтта фатирын да аңа калдырмакчы була. Тик ул, әнисе ялгыз булганлыктан, авылга аның янына кайтып китә.

Ә Илгиз абый Байкал авылыннан. Алты балалы гаиләдә туып үскән. Әтисе унсигез яше дә тулмаган килеш сугышка китеп инвалид булып кайткан. Балаларына яхшы тәрбия һәм белем биргән. Илгиз Әтнә техникумын тәмамлаганнан соң югары белем ала.  Саимәне бер күреп, тавышына гашыйк булганнан соң кулдан ычкындырмый.

– Мин училищедан соң әни янына авылга кайттым. Медпунктта эшләдем. Илгиз башта совхозда директор урынбасары булды, аннан Арчага күчтек. Үз йортыбызны булдырдык. Башта поликлиникада эшләдем. Әмма акушер буласым килде. Бала табу бүлегенә күчтем. Изге урын кебек тоелды ул. Эшли башлагач кына авырлыкларын аңладым. Лаеклы ялга чыкканчы егерме ел шунда эшләдем.

Саймә һәм Илгиз Бәйрәмовлар ике бала тәрбияләп үстерә. Дүрт оныклары бар. Альбина Казанда яши, бер оешмада баш хисапчы. Уллары Айдар ике югары белемле. Хәзерге вакытта Дагестанда яши. Өч бала үстерә.

– Оныгым мәктәп тәмамлады. Кунакка кайтты әле, – диде Саймә ханым.

Балалары үз урыннарын тапкан, оныклар үсеп җиткән. Хәзер шулар уңышы өчен куанып яшәргә инде. Иң мөһиме, сәламәтлекләре, тигезлекләре бар.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International