«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2024 елның 16 августында 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын түбәндәге адрес буенча уздыру планлаштыра: Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт.
Чарада Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы Баш идарәсе, Татарстан Республикасы Нотариаль палатасы, Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре катнашачак.
3-10-44 телефоны буенча язылырга яки сорауларыгызны бирергә мөмкин.