Хатын-кыздан яшен сорамыйлар

2024 елның 4 августы, якшәмбе

Арчада яшәүче Наилә Фәйзрахманова-Лотфуллина шушы көннәрдә үзенең җитмеш яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Гаиләсе, якыннары, дуслары белән

Хатын-кыздан яшен сорамыйлар, диләр. Бу икенче очрак. Чөнки Наилә ханым җитмештә дә җир җимертеп эшли, гөрләтеп бизнесын алып бара. Андагы энергиягә сокланырлык.

Үзем аның белән аралашам, үзем ул сөйләгәннәрне баштан кичереп барам. Гомер буе шундый тәвәккәл, намуслы, үз эшен ахырына җиткерә, авырлыклар алдында югалып калмый, тормыш давылларына бирешмичә, алга таба ерып бара торган кеше ул. Кызык, кечкенә вакытында нинди булды икән? Бу сорауны эчтән уйладым кебек иде, юк, үзенә биргәнмен икән. Ул үзенең кызыклы язмышы, балачагы турында сөйләп китте.

Эшчеләр гаиләсендә туа ул. “Северный” совхоз булгач, анда эшләүчеләрне колхозчылар дип түгел, эшчеләр дип атыйлар. Хезмәт хакын да акчалата түлиләр. Шуңа кеше тырыша.

– Әти башта Үгез Елгада ферма мөдире булып эшләде. Аннан инде гомер буе Шушмабашта, шулай ук ферма мөдире. Без гаиләдә дүрт бала, төпчеге мин. Әти мине “былбылым” дип кенә йөртте. Өч ел Үгез Елгада башлангыч мәктәптә укыганнан соң, дүртенче сыйныфка Шушмабаш мәктәбенә мендем. Иртән дүрттә әти, абыйлар белән чыгып китәм, укырга барганчы сыер савучыларга хезмәт хакы исәплим. Дүртенче сыйныф укучысы! Әти арифмометр бирә, шунда эшлим. Ул мине счет белән исәпләргә дә өйрәтте. Үзе генә белгән җиңел алымнар белән. Бик башлы иде ул. Нәрсә сорасаң да белә иде. Үзе караватында ята, без аңа мисаллар әйтәбез, ул шунда ук исәпләп бирә. Сәләт әтидән күчкәндер, дип уйлыйм. Аннан алдан күрә белә иде ул. Минем үземдә дә андый сәләт бар. Каядыр барырга аяк тартмаса, нидер эшләргә күңел бармаса, бармавым, эшләмәвем хәерле, – диде Наилә Нәҗиповна. – Әнием Рауза бик булган кеше иде. Бәйләргә, тегәргә, дисеңме, барын дә эшләде. Иренүне дә белми иде ул. Элек Апазда базар була торган иде. Шунда иртүк менеп берәр әйбер алып кайта, ярамаса, алыштырырга тагын шунда китә. Ара алай бик якын да түгел бит. Шулкадәр ярдәмчел дә булды. Бөтен кешенең хәлен белеп, киңәшен биреп, булышырга әзер торды.

Сагынмаган кая ул

Бишенче сыйныфка Наилә Можгага укырга китә. Аның да үзенә күрә тарихы бар. Әнисенең сеңлесе шунда яши. Балалары юк. Наиләне әнисе каникулга шунда җибәрә. Өч ай тора кыз.

– Наилә русча да сөйләшә башлады. Калдырмыйсызмы соң? Рус мәктәбенә укырга керер иде, – дип сорый сеңлесе апасыннан.

Уйлашалар, гаиләдә уртага салып сөйләшәләр дә, кыз баланың киләчәге турында да онытмыйча, риза булалар.

Наиләне бишенче сыйныфка алалар. Директоры белән сөйләшеп, русча өйрәнергә ярты ел вакыт бирәләр кызга. Дәрес сорамыйлар, өйрәтәләр генә. Башлы бала шунда ук алдырып китә. Дүрт ел шулай Можгада рус мәктәбендә белем ала.

– Бала гына булгансыз бит, бик сагындыгызмы? – дип сорыйбыз.

– Сагынмаган кая ул! Ничек кенә әле. Поезд белән йөри идек бит. Әни каршы ала. Аны күрүгә чемоданнарымны атып бәрәм дә каршына йөгерәм. Аеруча беренче ел авыр булды. Аннан ияләшә төштем. Сигезенче сыйныфтан соң укырга керергә дип авылга кайттым. Олы апам мине җитәкләп педагогия училищесына алып китте. Ишеген ачтым, тик атлап кермәдем, кире борылдым. «Минем монда укыйсым килми. Педагог булырга теләмим», – дидем. Кире кайтып киттек.

Аннан алар апасы белән Канашка юл ала. Чувашиянең финанс техникумы турында ишеткәннәре була. Шуңа төбәп баралар. Поезддан төшүгә апасы: «Син русча беләсең, бар, сора, кая барасы икән?” – ди. Наилә уйлап тормый, туп-туры ерак түгел генә басып торган милиционер янына барып юлны сорый. Документларны тапшыралар. Уку да аңа авыр бирелми. Рус телен белә, авылда яшәгән татар баласы өчен иң мөһиме шул инде, ә исәпләүләрне су кебек эчә. Башка фәннәрдән дә сынатмый.

– Каникул вакытларында авылда була идек. Ял итеп яту юк инде ул. Печән чабабыз, бәрәңге алабыз (совхозда аны зур мәйданда утырталар иде), төнге сменага амбарга менәм. Хезмәт хакын акчалата түләгәч, кызыктыра, үзеңә бераз акча да туплыйсың. Аннан өйдәге бөтен эш миндә иде инде. Апам өйне карый. Буйый, матурлый. Авылда иң яхшы йорт безнеке булгандыр, мөгаен, – диде Наилә Нәҗиповна.

Арчага эшкә кайта

Практикага кызны Арча финанс бүлегенә җибәрәләр. Ул вакытта финанс бүлеге бинасы хәзерге урам базары урынында иде. Җитәкчесе Габделхәй Вәлишин вакыты. Сәләтле практикант кызны шунда ук үз итә, техникумны тәмамлаганнан соң да район финанс бүлегенә эшкә чакыра. Тик юллама буенча эш урыны Казанда, Биектауда гына бар. Исемлектә Арча күренми. Шулай да бәхет елмая бит яшь белгечкә, берәү эштән китә һәм кызны аның урынына алалар. Наилә Лотфуллина 1972 елның 13 июлендә боерык белән райфога эшкә урнаша.

– Башта инспектор булдым, ярты елдан өлкән инспектор иттеләр, ел ярымнан баш хисапчы дәрәҗәсенә күтәрелдем. Ул вакытта бөтен нәрсә безнең аша бара. Эш күләме бик зур иде. Хезмәтемне белдем, төгәллекне яраттым, – диде Наилә Нәҗиповна. – 1978 елда мин бюджет бүлеге җитәкчесе идем инде. Читтән торып Казан финанс-икътисад институтын тәмамладым. 1989-2005 елларны финанс бүлеген җитәкләдем. 16 ел! Хәзерге бинаны да мин төзетү артыннан йөрдем. Финанс бүлегендә барлыгы 32 ел эшләдем. Төрле вакыт булды. Бик авыр туксанынчы елларны да җиңеп чыктык. Ул вакытны искә төшерәсе дә килми. Хезмәт хакы бирмиләр, аракылар белән түли башлаган замана бу. Өйгә кадәр шалтыраталар иде. Бигрәк тә бюджет хезмәткәрләре тилмерде. Төрле ысуллар белән юлларын табарга тырыштым.

Финанс бүлегендә эшләгән чорында бик күп кешене һөнәре серләренә төшендерә ул, ягъни, санарга өйрәтә. Әле дә рәхмәт әйтәләр икән үзенә.

2005 елдан 2015 елга кадәр Наилә Лотфуллина “Татфондбанк“ның Арчадагы офисын җитәкли. Ул килгәндә коллективта алты кеше булса, тора-бара 22гә җитә. Процентлар яхшы булгач клиентлар саны да арта. Шуннан 61 яшендә язын лаеклы ялга да китә ул. Сизгән кебек. Чөнки көзгә “Татфондбанк“ бетә.

Тукталып калмый

Ә Наилә Нәҗиповна пенсиядә дип тукталып калмый. Ире Мөдәрис Фәйзрахманов Иске Чүриледә кибет сатып алып калган була. Шуны торгызалар. Янында гына кафе да ачалар. Ярминкәләргә йөриләр, камыр ризыклары пешерү цехын эшләтеп җибәрәләр. Кечкенә генә булса да, эчләре төш кенә кибет белән кафеның. Пешерү цехында бүгенге көндә сигез кеше эшли. Камыр ризыкларын, 15 төрле тортны алып бетереп баралар. Әллә кайлардан шалтыратып заказлар бирәләр. “Киләчәктә балалар дәвам итәр инде”, – ди Наилә Лотфуллина. – Анда эш бер системага салынган, шуны  югалтмыйча алып барырга гына кирәк”.

Йорт янында бакча да бар әле. Утыз сутый җир. Нәрсәләр генә утыртмыйлар анда. Барысын да карарга кирәк. Бакчада эшләүдән тәм табам, күңелемә рәхәтлек алам, ди. Әле генә уналты килограммнан артык авырлыктагы кабакны кафега җибәргән. Помидорлар, баллы борычлар өлгереп утыра, табагы белән генә алып керә. Аларны эшкәртергә дә кирәк. Ярый, янында терәге, ярдәмчесе, уң кулы Мөдәрисе бар.

– 1980 елдан әни минем белән яшәде. 74 яшендә вафат булды. Ул вакытта кызым Ләйләгә биш яшь иде, – диде Наилә ханым. – Гомер сизелми дә үтә икән. Хәзер Ләйләнең үз гаиләсе. Киявебез Рамил белән ике бала үстерәләр. Алты һәм өч яшьлек ике кызлары Сәйдә белән Әминә бар. Эштән туктарга, үзебез өчен яшәргә  кирәк инде. Хәзер шул турыда уйланам.

– Сез гомер буе тәгәрмәч эчендәге тиен кебек бөтерелдегез. Аннан сикереп төшкәч бик читен булмасмы соң?

– Кисәк кенә түгел, акрынлап төшәсе булыр инде, – диде ул көлеп. – Эшсез тора алмыйм мин.

– Тормышны яңадан башларга туры килсә, шушы ук язмышны сайлар идегезме?

– Тормыш булгач, шома гына бармый бит. Ялгышлар да була. Шуларны төзәтер идем. Бик күп кешегә яхшылык эшләдем. Берәүне дә рәнҗетмәдем. Намусымны югалтмадым. Һәрвакыт кешеләргә ярдәм кулы суздым. Анысына куанам. Дөрес, яхшылыкны аңламаучылар бар. Андыйлар да юлда очрады, – диде Наилә ханым. – Ничек кенә булмасын, тулы канлы тормыш алып бардым. Тигезлегем, сәламәтлегем бар, кызым (үземнең һөнәрне сайлады) әйбәт кенә эшләп тора, оныкларым үсеп килә.

Зарланыр урын юк. Кечкенәдән эшләп үстем һәм гомерем буе шул юлдан тайпылмадым.

 

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International