“Ура, авылга!“

2024 елның 4 августы, якшәмбе

Мин килгәндә Урта Курсадагы лагерьда ял итүче балалар сабантуй мәйданында шау-гөр килеп төрле уеннарда катнашалар иде.

Авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина да шунда, ул һәркайсын хуплап, күңелләрен күтәреп йөри.

– Барысы 43 бала ял итә, – ди ул. – Бик яратып йөрделәр, Буадан кайтучы, Сикертән, Сеҗе авылларыннан килүчеләр дә бар. Биш көннең дә үз программалары кызык-лы итеп төзелгән иде. Әйдаманнар да булдыра торганнар.

– Балаларның матур итеп, үзебезчә исәнләшүләре дә күңелгә хуш килде, – дим.

– Әйе, мәгънәле балалар, алар белән аралашуы да күңелле, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын белеп үссеннәр өчен мондый чаралар бик кирәк. Ата-аналар да рәхмәт укый, киләсе елларда да мондый лагерьлар оеша күрсен, диләр.

Балалар шушы биш көндә Түбән Курсада ындыр табагында булып икмәкнең өстәлләргә килгәнче нинди юллар үтүен күргәннәр. Югары Курсада Г.Курсави музеенда, китапханәдә булганнар. “Казан арты“ музее хезмәткәрләре чигү һөнәренең серләренә төшендереп осталык классы үткәргәннәр. Балалар үзләре дә чигеп караган. Коймак пешерү буенча да осталык дәресе үткәрелеп, тәмле коймак белән сыйлаганнар.,

Розалия Сафина

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International