Алар – бердәм көч

2024 елның 4 августы, якшәмбе

Районда мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы кебек эшләүче бармы икән? Хәтта республикада да бармак белән генә санарлыктыр андыйлар

30 июль көнне Гомумроссия мәгариф профсоюзы Арча территориаль оешмасының хисап-сайлау конференциясе булды.

Җыелыш булып башланса да, ахырдан бәйрәм төсмере алган чарадан күпләр бүләк белән кайтып китте. Ташкичү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы, башлангыч профсоюз оешмасының элеккеге рәисе (32 ел хезмәт куйган!) Гашия Фазуллина Татарстан Республикасы профсоюз федерациясенең “Остазлык өчен” күкрәк билгесенә ия булды, күп кенә шәһәр, авыл мәктәпләре һәм балалар бакчалары педагоглары – беренчел профсоюз оешмалары рәисләре Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 

Район мәгариф профсоюз оешмасының эшчәнлеге турында еш ишетеп, укып торабыз. Озак еллар әлеге оешманы җитәкләүче тынгысыз җанлы Вакыйф Харисов мәгариф хезмәткәрләренең ялын да, сәламәтлеген дә, буш вакытларын да кайгыртып, файдалы итеп үткәрүләрен тели һәм бар көчен шуларга юнәлтә. Аның тырышлыгы белән ел әйләнәсе районда мәгариф хезмәткәрләре арасында күп кенә спорт ярышлары оештырыла, кирәк чакларда проф-союз әгъзасына ярдәм күрсәтелә, туган көннәр, бәйрәмнәр искә алына, банклардан ташламалы кредит алырга да булыша профсоюз, пенсионерларны да онытмыйлар, алар өчен пенсиягә өстәмә түләүләр каралган, гәҗитләргә яздыралар, яшь хезмәткәрләргә дә ярдәмнәре зур, педагоглар уку елы дәвамында республиканың, Россиянең төрле истәлекле, тарихи урыннарына сәяхәт итә, атна ахырларында санаторийларга барып берничә көнлек кенә ял итү мөмкинлегенә ия булса, җәй айларында, алар ерак сәфәрләргә: диңгез буйларына юл ала. Һәм бу яллар өчен чыгымнарның күп өлешен профсоюз оешмасы күтәрә.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина, Татарстан мәгариф хезмәткәрләре профсоюз оешмасы рәисе Ирина Проценко катнашында узган конференциядә район мәгариф профсоюз оешмасы җитәкчесен сайладылар. Катнашучылар бертавыштан Вакыйф Харисовның кандидатурасын лаеклы дип тапты. Димәк, Вакыйф Вагыйз улы әлеге оешманы тагын 5 ел җитәкләячәк.

Районда 49 беренчел профсоюз оешмасы бар. Өч елга бер тапкыр Арча районы башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе һәм Гомумроссия мәгариф профсоюзының Арча территориаль оешмасы арасында өч яклы килешү төзелә һәм ел саен  аның үтәлеше тикшерелә. Килешүдә профсоюз әгъзалары файдасына күп мөмкинлекләр каралган. 

– Авырлыклар очрамый башласа, димәк син дөрес юлдан китмәгәнсең, – ди халык мәкале. Әлбәттә, профсоюз эшчәнлегендә күп авырлыклар белән очрашырга туры килә. Аларны җиңәр өчен үзара бер-беребез белән килешеп, аңлашып, кулга-кул тотынышып эшләргә, яшь педагоглар белән эшне активлаштырырга кирәк, – ди Вакыйф Вагыйз улы.

 

Розалия Сафина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International