Август – хәлиткеч ай

2024 елның 4 августы, якшәмбе

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров белән иртәдән басуларга чыгып китәрбез, дип сөйләшкән идек.

Әмма чыгып киткәнче күктә болытлар куера башлады, яшен яшьни, күк күкри, яңгыр коя. Тәрәзәдән шаккатып карап торабыз. Банк урамын тутырып ташу ага. Язларын да моның кадәр үк булганы юк иде.

Фикерләштек тә, планны үзгәртмәскә булдык, чөнки район зур, җәйге яңгыр авылның бер башында явып, икенче башында яумаска да мөмкин.

Авылдашым Ризван абый (урыны җәннәттә булсын): “Бу Ходайның рәхмәте киңдер, бер күлмәккә ике җиңдер“, дип әйтергә ярата иде. Айлар буе яңгыр көткән кеше Аллаһы Тәгаләгә бу көннәрдә рәхмәтләрен аз әйтмәгәндер. Дөрес, хәйран гына зыян салып, хәвеф-хәтәрләр булган, боз яуган җирләр дә бар. Безнең районда бу яктан шөкер итәрлек.

Айрат Фиркать улы телефоннан хуҗалыклар җитәкчеләренә шалтыратып белешкәләп бара: “Әлегә Шурабашта яумый“, – диде ул. Ә яңгыр ява да, ява. Ике комбайн басудан олы юлга чыгып килә. “Аю“ныкылар, – диде безнең белән бергә баручы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге киңәшчесе Марат Шәйнуров.

Ул кайсы техниканың кемнеке булуын яхшы белә.

Ә Шурабашта коры, әмма Мари Иле ягыннан болытлар якынлаша, яшен уты сызылгалап ала. Туры ындыр табагына юнәләбез. Ә анда зур гына ашлык өеме, көрәк, себерке тоткан берничә кеше, техника шунда кайнаша. Хуҗалык җитәкчесе Рәдиф Закирҗанов та түзмәгән, кулына көрәк алган.

 – Көзге бодайны сугып бетердек, гектардан 29ар центнер чыкты, – диде ул безнең белән күрешкәннән соң. – Өч комбайн эшли, комбайнчылар Илдар Кавиев, Раил Хәсбиуллин сыната торганнардан түгел. Өченче комбайнда баш инженер Рамил Хәкимов. Борчакны да турыдан-туры суктыра башлаган идек, дымлылыгы 15-16 процент. Җитәкче башка эшләр белән дә таныштыра.

Рәфкать Закирҗанов, Ленар Хафизов, Рамил Шакиров зәп җирләрен сукалыйлар.

700 гектар җирне көзге чәчүгә әзерләп куйганнар. Динар Камалиев, Ришат Хисмәтуллин, Рамазан Хөсәенов салам төргәклиләр. Айрат Сәмигуллин саламны төяп, Таһир Гыйбадуллин бушатып тора. Ильяс Габдрахманов, Ренат Хисмәтуллин төргәкләрне ташый. Динар Гыйбадуллин, Марат Корбангалиев комбайннан ашлык ташыйлар. Наил Йосыпҗанов, Демьян Яндалитов, Родион Ямниев, Ирек Закирҗанов, Зөлфәт Шәйхиев ындыр табагында төрле эшләр башкаралар. Гөлнара Александрова хисап эшләрен алып бара.

Соңгы елларда бу якларны яңгырлар бик сөендерми иде. Бүгенгесе аларга атап килде, әйбәт, сеңдереп яуды. Шифалы, бик тә кирәкле яңгыр. Бакчаларда бәрәңге шау чәчәктә утыра, икенче икмәк тә уңачак.

“Ватан“ ширкәте басуларында без килгәндә тузан оча иде. Алдагы көннәрдә явып үткән яңгырлар. Җитәкче Мансур Әхмәтов белән ындыр табагына барып килдек, басуларда булдык. “Ындыр табагында элекке кебек кеше күп түгел инде, – ди ул. – Хәзерге техника белән ике-өч кеше барына да өлгерә. Арышны сугып бетердек, әнә эшкәртеп тә бетереп киләләр. Арпа өлгереп килә, бераздан аңа тотынырбыз инде.

Таһир Сабиров белән Ленур Фазуллин зәп сукалыйлар. Элек август сукасын ярым пай, дип йөртәләр иде, ә монда июльдә үк керешкәннәр.

Таһир Сабиров 1988 елдан тракторда, Ленур Фазуллин әле хезмәт юлын башлап кына килә. Мансур Готыф улы  буразналарны ничек тигез сала, дип мактап та алды үзен. Таһир абые кебек остаз белән эшләү үзе бер мәктәп инде ул.

Яз көне хуҗалыкта җитен чәчкәндә булган идек, җитәкче анда да алып барды. Чәчәкләре  бетеп, орлыкланып килә җитен, басу матур, уңышын да югалтуларсыз җыйнап алырга язсын. Бәяле, өметле культура. Әле менә көзге вика да чәчәргә әзерләнәләр. 1 августка район хуҗалыкларында 13 процент мәйдандагы игеннәр суктырып алынды.  “Казанка“да – 30, “Курса МТСы“, “Кишет“ ширкәтләрендә 29 процент. “Казанка“ хуҗалыгы да арыш суктыруны төгәлләде.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International