Район Советы утырышы

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
Район Советы утырышы
12 октябрьдә икенче чакырылыш Арча район Советының XXXII чираттагы утырышы булды. Аны муниципаль район башлыгы урынбасары, район Советы рәисе урынбасары Любовь Осина алып барды.
Утырышта район финанс–бюджет палатасы рәисе Фәнис Исмәгыйлев “2013 елның 9 аенда Арча муниципаль районы бюджетының үтәлеше турында” чыгыш ясады. Аның чыгышыннан күренгәнчә, район бюджетының салым керем-нәренең еллык планы тугыз айда 72,6 процентка үтәлде. Узган ел белән чагыштырганда үсеш темпы — 114,8 процент. Шулай ук физик шәхесләр керемнәренә салым былтыргыдан артык җыйналган.
Салым һәм салым булмаган керемнәр планы 76,4 процентка үтәлеп, үсеш 118,8 процент тәшкил итте.
Җирлекләр бюджетларына үз кертем-нәренең еллык планы 85,7 процентка үтәлде. Наласа авыл җирлегендә үтәлеш — 96,9 процент.
Җирлекләр буенча физик шәхесләрнең керемнәре салымының еллык планы 71,6 процентка үтәлде. Яңа Кишет авыл җирлегендә үтәлеш — 117,1 процент. Яңасала, Иске Кырлай авыл җирлекләрендә бу мәсьәләдә күп тырышасы бар әле.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең физик шәхесләрнең керемнәренә салым буенча бурычлары 15 млн. 567 мең сум. Иң зур бурыч элеккеге “Вамин–Арча” ширкәтендә — 5 млн. 567 мең сум.
Җир салымының еллык планы Утар Аты авыл җирлеге буенча 111,8 процентка үтәлде. Наласада — 98,8, Урта Атыда 92,5 процент.
Утырышның көн тәртибендәге башка мәсьәләләр буенча муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Дамир Абдуллин, муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина чыгыш ясады.
Депутатлар тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул итте.
Алар белән сез arsk.tatarstan.ru сайтында таныша аласыз.
Ильяс СӘХӘПОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International