Яңалыклар

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ буенча Россия суд приставлары идарәсе җитәкчесе урынбасары — Татарстан Республикасы баш суд приставлары урынбасары Демаков Игорь Сергеевич 16 октябрьдә 13 сәгатьтән 14 сәгатькә кадәр Арча суд приставлары хез-мәтендә гражданнарны кабул итә.
Арча шәһәре, Интернационал урамы, 41нче йорт адресы буенча алдан язылырга мөмкин.

9 ОКТЯБРЬДӘ Сикертән мәдәният йортында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлекчәсе Илдус Сәгъдиев җитәкчелегендә җәмәгатьчелекне кабул итте. Максаты — Сеҗе җирлегендә яшәгән халык белән очрашып, борчыган мәсьәләләрен ачыклау, соңыннан мөмкин булганча аларга ярдәм итү.

Узган шимбәдә Арчада Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган ярминкә үтте. Аны төп оештыручы “Ватан” ширкәте иде. Бу хуҗалык һәр елны ярминкәләргә яхшы әзерлек белән килә. Бу юлы да шулай булды, бушлай тәмле коймак, кайнар чәй белән дә сыйладылар.

Арча районының умартачылар җәмгыяте рәисе Ядкәр Мөхәммәдиев Украинада узган Бөтендөнья умартачылар конгрессында булып кайтты.
— 110 илдән килгәннәр иде. Бик күп яңалыклар күрдем, алар турында район умартачылары җыелышында сөйләргә җыенам, — ди ул.

Арча агросәнәгать көллияте филиалы (120нче училище) студентлары Мамадыш шәһәрендә һөнәри белем бирү уку йортлары арасында узучы КВН фестивалендә катнашып кайтты. Укуда гел яңалык эзләүгә омтылган яшьләр сәнгать тормышында да сынатмый. Мамадышта да алар юморга осталыкларын күрсәтте.

Әлмәт шәһәрендә шахмат буенча Татарстан Республикасының авыл районнары буенча Чемпионат булып узды. Ул Татарстан Республикасының “Сәламәтлек” Спартакиадасы кысаларында үтте. Ярышларда арчалылар да катнашып, 4нче урынны алды. Команда составында Марсель Хәлилов, Ленар Вахитов, Ришат Фатыйхов, Нәргизә Кавиева уйнады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International