Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Хезмәт кешесенә хөрмәт
2013 елның 16 октябре, чәршәмбе
Хезмәт кешесенә хөрмәт
Эш беткәч, уйнарга ярый, диләр. Авыл җирендә эш бетми инде ул. Әмма “Ак Барс–агро” ширкәтендә хезмәтне ял белән чиратлаштыра беләләр. Җылы, якты Сикертән мәктәбенең иркен спорт залына җыелып мул табынлы өстәлләр артында Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнен бик матур итеп үткәрделәр.
Колхозлар заманында мондый бәйрәмнәр һәркайсында уза иде. Аякны юрганыңа карап сузасың дигәндәй, бүген инде мондый мөмкинлеге булганнар бер кул бармаклары санына да җыелмый. Әле менә Сикертәнгә килеп җитәрәк коеп яңгыр явып үтте, кем әйтмешли, болыт егылып төште, диярсең. Вакытында игеннәрне, бәрәңгене җыеп алган, җирен тулысынча эшкәрткән, терлек азыгын мул итеп әзерләгән хуҗалык җитәкчесе, белгечләре, игенчеләренең күңелләре тынычтыр бүген, дигән уй килде. Дөрестән дә, залда утырган һәркемнең йөзе шат, күңеле күтәренке иде.
Ширкәт җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов бәйрәм белән котлап, ирешелгән уңышларны әйтеп үтте.
Быел һәр гектардан 36,2 центнер бөртек, 338 центнер бәрәңге җыйнап алдылар. Холдинг җитәкчесе урынбасары Җәүдәт Гафаров әйтүенчә, бу холдингка кергән хуҗалыклар арасында да иң яхшы күрсәткеч.
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров ширкәт хезмәт-чәннәренә ирешкән уңышлары өчен рәхмәт әйтте.
— Сез матур эшләрегез белән үрнәк булып торасыз, — диде ул. — Һәр өлкәдә шулай. Районыбызны ныгытуга керткән өлеше өчен холдинг җитәкчесе Иван Егоровка бик рәхмәтлебез!
Район башлыгы хезмәт алдынгыларына Рәхмәт хатларын тапшырды. Алар арасында тракторчы Зәкәрия Динмөхәм-мәтов, аталы–уллы комбайнчылар Ренат һәм Алмаз Котдусовлар бар. Зәкәрия Динмөхәм-мәтов гомере буе чылбырлы тракторда эшли, лаеклы ялга чыккач та яшьләр көнләшерлек итеп эшләвен дәвам итә.
Бу көнне игътибар үзәгендә булган тагын бер шәхес турында әйтми мөмкин түгел. Ширкәт җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов галимнәр белән эшләргә ярата, аның фәнни киңәшчесе авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Марсель Маликов җәй буе басудан кайтып керми. Яңа культуралар кертү, төрле сортларны сынап карау, башка төрле тәҗрибәләр үткәрү белән мәшгуль ул.
— Без Марсель абый нәрсә әйтер икән, дип кенә торабыз, — ди Шәйдулла Сәлахов.
Марсель абыйга шушы көнне 80 яшь тулган икән! Гомере буе табигать белән гармониядә яшәгән кешегә, билгеле, әле мондый яшьне биреп булмый. “Уракчы кыз”ны җырлаганда бигрәк тә!
Алмас Әминович та галим адресына җылы сүзләр әйтте, Мактау грамотасы тапшырды.
Казан артистлары матур җырлар бүләк итте, бәйрәм әнә шулай күңелләргә хуш килерлек итеп оештырылган иде.
Икенче көнне шушы залда терлекчеләрне хөрмәтләделәр.
Әлеге тармакта да макталырлык итеп эшлиләр. Гөлия Гасыймуллина, Гөлшат Әгъзәмова, Нурзидә Мөхәммәтгалиева, Ләлә Зарипова, Гөлнара Гайфуллина, Зәмзәмия Сәгыйрова, Рания Газизова, Галина Абдуллина, Венера Мөхәммәтгалиева, Галина Васильева, Фирдинә Исхакова, Лилия Локманова быел тугыз айда һәр сыердан 7631–7280 килограмм, барысы 400әр тоннага якын сөт савып алдылар.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
Хөрмәтле Арча муниципаль районы халкы!
Әйләнә-тирә территорияне пычратуны киметү һәм икенчел ресурсларны хуҗалык әйләнешенә кертү, шулай ук каты коммуналь калдыклар өчен контейнер мәйданчыкларын чүпләмәү максатларында Арча муниципаль районында эшкәртелгән шиннар һәм покрышкалар өчен җыю мәйданчыгы булдырылды. Шиннарны чыгару һәм алга таба утильләштерү В.Д.Шашин ис.«Татнефть» ГАҖ көче белән түләүсез нигездә башкарылачак. Мәйданчыкның адресы: Арча шәһәре, Космонавтлар ур., 2 йорт (координатлары: 56.097663, 49.896087, контейнер мәйданчыгы территориясе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз