Татарстан Республикасы Көнендә үзмәшгульләргә бушлай сәүдә урыннары биреләчәк

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

Бәйрәм ялларында, 29 августтан 31 августка кадәр, Татарстанда үзмәшгульләр продукциясе ярминкәсе узачак. «Кече һәм урта эшмәкәрлек» милли проекты кысаларында Бауман урамында республиканың 120 үзмәшгуль кешесе өчен бушлай сәүдә урыннары оештырылачак. Казанның иң туристик урамы өч көнгә бөтен республикадан үзмәшгульләр җитештергән товарларны сату урыны булачак - анда «Мин Татарстан» бренды астында ярминкә узачак. Ярминкәдә һөнәрчелек продуктлары, бизәнү әйберләре, кием-салым, тәм-томнар, сувенирлар һәм башка, шул исәптән милли тематикалы товарлар тәкъдим ителәчәк.

«Татарстанда үзмәшгульләр саны арта, бүген аларның саны 342 меңнән артык. Үзмәшгульләр саны арту белән бергә, без ярминкәләргә кызыксыну арта баруын күзәтәбез. Үзмәшгульләр кайнар линиягә шалтыраталар һәм киләсе чараларның даталарын һәм катнашу шартларын ачыклыйлар. Ярдәм итү инструментына зур игътибар бирелгәнлектән, без аны даими нигездә күрсәтелә торган чаралар портфеленә керттек», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары Наталья Кондратова. Ул искәрткәнчә, «Мин Татарстан» бренды 2020 елда үзмәшгульләрнең җәйге ярминкәсе кысаларында барлыкка килгән. Ул үзендә һөнәрчеләр продукциясе кебек үк милли тәңгәллекне йөртә һәм һәрбер үзмәшгульнең республика үсешенә саллы өлеш кертүе турында сөйли.

Катнашу бушлай һәм үз товарларын сату күнекмәләрен камилләштерү өчен киң мөмкинлекләр ача. Үзмәшгульләр яңа сатып алучылар таба, хезмәттәшләре белән файдалы элемтәләр урнаштыра һәм сатуда тәҗрибә туплый алачак. Ярминкәдә Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы һөнәри керемгә салым түләүчеләр катнаша ала. Моның өчен МСП.РФ цифрлы платформасында гариза бирергә кирәк. Чара РФ Президенты инициативасы белән «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырылды.

Ярминкәләрдә катнашу мәсьәләләре буенча киңәшләшергә һәм башка ярдәм чаралары турында тулырак «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны буенча белергә була: +7 (843) 524-90-90.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International