Татарстанлыларга 2025 елның беренче яртыеллыгына газета-журналларга алдагы чор бәяләре буенча язылырга бер атнадан да азрак вакыт калып бара.

2024 елның 20 августы, сишәмбе

2025 елның беренче яртыеллыгына Россия почтасы тарафыннан июль аенда игълан ителгән вакытыннан алда язылу кампаниясе 20 августта тәмамланачак. Шуңа кадәр республика халкының газета-журналларга алдагы чор бәяләре буенча язылу мөмкинлеге бар.

Акциядә 1200дән артык газета-журнал, шул исәптән Татарстан Республикасында чыга торганнары да катнаша. Алар арасында — балалар, күңел ачу һәм тармак басмалары.  Язылуны podpiska.pochta.ru  сайтында, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, барлык почта бүлекчәләрендә һәм почтальоннарда рәсмиләштерергә мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн яздыручы клиентларның исем яки язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакытны алачак.

Почта клиентлары шулай ук интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк социаль учреждениене сайларга кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International