Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясенә дәгъва кылучыларны күрсәтә башлау турында

2024 елның 23 августы, җомга

Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү комитеты 2024 елның 20 августында премиягә дәгъва кылу өчен документлар кабул итә башлау турында хәбәр итә. Премиягә дәгъва итүчеләрнең документлары 2024 елның 23 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан шәһәре, Батурин урамы, 7А йорты. Тәкъдим итү шартлары белән ТР Иҗтимагый палатасы сайтында танышырга була: https://oprt.tatarstan.ru/premiya-prezidenta-respubliki-tatarstan-za-vklad.htm

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International