Прокурор аңлата... Өченче һәм аннан соңгы бала туса...

2024 елның 25 августы, якшәмбе

Күп балалы гаиләләр 2024 елның 12 июнендәге Федераль закон нигезендә өченче яки аннан соң туган бала туганда ипотеканы түләү өчен субсидия алачаклар.

Әлеге закон 2019 елның 1 гыйнварыннан 2030 елның 31 декабренә кадәр өченче яки аннан соңгы баласы туган һәм ипотека торак кредиты (займ) буенча түләүләре булган Россия Федерациясе гражданнары булган ата-аналарга кагыла.

Дәүләт ярдәме кысаларында ипотека торак кредиты буенча бурычларын тулысынча яки өлешчә каплау, әмма 450 мең сумнан артык түгел, мөмкинлеге бирелә.

Әлеге түләү яшәү өчен яраксыз, дип  табылган торак бинасын сатып алу өчен файдаланыла алмый.

Арча районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International