“Сөембикә гөлләре”ннән

2024 елның 25 августы, якшәмбе

Арча Укучылар сарае каршында эшләп килүче Илһамия Гыйлаҗиева җитәкчелегендә “Сөембикә гөлләре” бию коллективы да ярдәм күрсәтүдән читтә калмады.

Бу хакта безгә Арча мәгариф идарәсе методисты Алия Фәйзрахманова хәбәр итте.

 Мәктәпләр, балалар бакчалары коллективлары, әти-әниләр һәрдаим булышып тора. Ай саен гуманитар ярдәм җибәрер алдыннан аларга мөрәҗәгать итәм. Бервакытта да каршы килгәннәре юк, киресенчә, бик теләп катнашалар. Киемнәр, азык-төлек китерәләр, акча белән дә булышалар, – диде ул. – Бу юлы мин Арча Укучылар сарае коллективына мөрәҗәгать иттем. Хезмәткәрләре берсүзсез акча җыеп тапшырды. Ә Илһамия Гыйлаҗиева үзе җитәкләгән “Сөембикә гөлләре” бию коллективына йөрүче балаларның әти-әниләренә язган. Алар җыйган акчага бензин белән эшли торган генератор алдык. Үз өлешләре кергәнгә балалар да, әти-әниләре дә сөенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International