Татарстанда РФ Кораллы Көчләре белән контракт төзергә теләүчеләргә социаль түләүләр өч тапкыр артты
Хәзер бер тапкыр бирелә торган түләү 1,7 миллион сумга җитә. Ул республикадан, РФ Оборона министрлыгыннан, районнан бирелә торган түләүләрне кушып исәпләнә.
Аларны махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдергән илнең башка төбәкләрендә яшәүчеләр һәм чит ил гражданнары да алачак. Республикада хәрби контракт төзергә аларны да җәлеп итәләр. Хәрбиләрнең гаиләләре дә игътибар үзәгендә.
Арча мөхтәсибәте мөсел-маннары шушы көннәрдә уртак көч белән “Урал” мотоциклы алып, махсус хәрби операция барган зонага озаттылар.
Район мөхтәсибәте җиңү көнен якынайту максатыннан күпсанлы эшчәнлек алып бара. Мөхтәсиб Әмир хәзрәт Миңнемуллин белән әңгәмәбез шул хакта.
– Узган ел декабрь аенда мөхтәсибәт махсус хәрби операция барган зонага “ГАЗель” машинасы алып җибәргән иде. Ярты елдан артык вакыт үтте, язмышы белән кызыксынганыгыз булмадымы?
– Әйе, ул вакытта “ГАЗель”ны район хәзрәтләре көче һәм тырышлыгы белән алдык. Машинаны Диния Нәзарәте урнашкан бина янындагы парковкага илтеп куйдык. Аны хәрби егетләр үзләре алып китте. Без хәбәр биргәч, башта Арчага ук кайтканнар иде. Аңлатып, Казанга озаттык. Хәбәрләшеп торабыз. Хәзерге вакытта бу машина яралы солдатларны кырдан алып чыгу һәм госпитальгә озату өчен кулланыла икән. Егетләрдән рәхмәтне кабул итеп алдык. Без машинаның арткы өлешен шул яралыларны йөртү өчен дип махсус ясаган идек.
– “Урал” мотоциклын каян таптыгыз? Алар хәзер бик күренми бит?
– Махсус хәрби операция барган зонадагы егетләр “Урал” мотоциклы булмасмы, дип Диния Нәзарәтенә мөрәҗәгать иткән. Без бу эшне үз өстебезгә алдык. Аны табуның үз тарихы бар. Якын-тирәдән эзләдек, таба алмадык. Мари Илендә барлыгы турында ишеттек. Бер бабайдан сатып алдык. Бәясен карап тормадык. Кыйммәтрәкнең сыйфаты да яхшырак була. Тулысынча төзекләндереп чыккан булган хуҗасы. Яңа Кырлайдан Рөстәм Зарипов белән барып алдык. 120 километр араны йөртеп алып кайттык. Мотоциклны үзебез йөреп сынау булды инде ул. Сатып алуда да бөтен хәзрәтләр катнашты. Махсус хәрби операция барган зонага хәзрәтләр көчләреннән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Район башлыгы Илшат Нуриевның хәер-фатихасы белән мотокциклны мөфтияткә Казанга озаттык. Ике мотоцикл сораган булганнар. Балык Бистәсе районы мөхтәсибәте дә кушылды. Имам-мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов белән бергә “Урал” мотоцикллары ачкычларын мөфти ярдәмчесе Рамил хәзрәт Мингәрәевкә тапшырдык. Алар яралы солдатларны кырдан алып чыгу һәм госпитальгә озату, азык-төлек, су, медикаментлар илтү өчен файдаланыр дип көтелә. Якын арада мотоцикллар махсус хәрби операция зонасына озатылачак.
– Район мәчетләре маскировка өчен сеткалар үрүдә дә актив катнаша, дип беләбез.
– Әйе, район мөхтәсибәте җиңү көнен якынайту максатыннан күптөрле эшчәнлек алып бара. Барлык авыл, шәһәр мәчетләрендә, “Үзәк” мәчетендә маскировка өчен сеткалар үрү оештырылды, хәзрәтләр, мөгаллимәләр, шәкертләр гуманитар ярдәм җыюга һәрдаим үз өлешләрен кертә. Һәр җомга намазында махсус хәрби операциянең тизрәк тәмамлануын, егетләребезгә исәнлек теләп дога кылабыз. Г.Тукай исемендәге рухи-мәгърифәт үзәгендә Коръән ашы үткәрдек, махсус хәрби операция барган зонада һәлак булган егетләребезнең әти-әниләрен чакырдык, Коръәни Кәрим укып, әти-әниләре белән күрешеп, догалар кылдык. Соңыннан аларга бүләккә “Каләми Шәриф “ китабы тапшырдык. Әти-әниләр сөенеп кабул итеп алды. Коръән ашында район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты. Шулай ук Арча мөхтәсибәте елдагыча «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясен башлап җибәрде. Бу акциядә без биш ел катнашабыз һәм шушы вакыт эчендә 160 балага букча тапшырылды. Районыбызда авыр хәлдә калган, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид һәм якыннары махсус хәрби операция зонасында булган балаларга дип әзерләдек. Аллаһы Тәгалә кабуллардан кылсын.
Гөлсинә Зәкиева