Татарстанда Бердәм дәүләт имтиханында быел 100 балл җыючылар саны арткан. Уртача балл Россиянеке белән чагыштырганда югарырак булган
Имтиханнар майда башланып китеп, барлык фәннәр буенча соңгы резерв көн июль башында иде.
Бердәм дәүләт имтиханнарында югары балл җыйган балалар саны буенча Чаллы, Казан, Түбән Кама, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск, Яшел Үзән муниципаль районнары алдынгылар рәтендә.
Быел республика тарихында беренче тапкыр ике чыгарылыш сыйныф укучысы өч фәннән иң югары балл җыйган. Аларның берсе Әлмәттән, икенчесе Казаннан. Республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Рес-публикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта шул турыда хәбәр итте.
Ул көнне брифингта Арча районы дигән сүзләрне дә ишетәсе килгән иде. Тик алдынгылар рәтендә безнең район исеме яңгырамады. Шунысы сөенечле, артта калганнар рәтендә дә юк иде. Бу хакта без район мәгариф идарәсенең өлкән методисты Ирина Глазкова белән сөйләштек.
– Ирина Борисовна, брифингта Арча районын бер тапкыр да телгә алмадылар. Яхшы яктан да, начар яктан да. Моны ничек аңларга?
– Арча районында ел да дәүләт имтиханнары буенча республиканыкы дәрәҗәсендәге тотрыклы күрсәткечләргә ирешелә. Бу әйбәт инде.
– Тулырак таныштырып үтсәгез иде.
– Арча районында Бердәм дәүләт имтиханнары күрсәткечләре ун фән буенча республиканыкыннан югарырак. Бу рус теле, база дәрәҗәсендәге математика, җәмгыять белеме, тарих, биология, химия, инглиз теле, әдәбият, информатика, география. Ике укучы берәр фәнне 100 баллга тапшырды. Берсе әдәбият һәм икенчесе химия буенча.
– Быел районда барлыгы ничә укучы Бердәм дәүләт имтиханы тапшырды? Ничәсе югары уку йортына укырга керде икән? Сездә андый мәгълумат юкмы?
– Бердәм дәүләт имтиханын барлыгы 136 чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырды. Кая китүләре, укырга керүләре турында әйтә алмыйбыз.
– Ирина Борисовна, 100 баллга тапшыручыларны исемнәрен әйтеп китә аласызмы? Аларның язмышлары ничек икән, шуны да беләсе килә. Кая укырга кергәннәр?
– Рус әдәбиятыннан 100 баллга Арчаның икенче мәктәбе укучысы Камилә Гарифҗанова тапшырды. Шушмабаш мәктәбе укучысы Илнур Абдуллин химиядән 100 балл җыйды. Камилә Казан федераль университетының филология факультетына, Илнур Казан дәүләт медицина университетының стоматология бүлегенә укырга керде.
– Бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган очракта акчалата бүләк бирелә, диелде.
– Әйе, Татарстанда иң зур балл җыючылар бүләкләнде. Бер фәннән 100 баллга тапшыручыларга Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 15әр мең сум күләмендә акча бирелде. Акчалата бүләк шунда ук аларның шәхси карталарына күчте.
– Өстәмә вакытта, ягъни, 4 һәм 5 июльдә имтиханнарны яңадан тапшыру хокукы бирелгән иде. Бу мөмкинлектән файдаланучылар булдымы?
– Булды. 4 һәм 5 июльдә барлыгы тугыз кеше җәмгыять белеме, биология, химия, математика, тарих буенча имтиханнарын яңадан тапшырды. Нәтиҗәләр буенча шуларның бишесе башта җыйган балларын яхшыртты.
– Татар телендә имтихан тапшыручылар булдымы? Андый мөмкинлек тә бирелгән иде бит.
– Тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 146 укучы татар теле буенча төп дәүләт имтиханын тапшырдылар. Барысы да уңай бәя алды. Ә татар телендә башка фәннәр буенча бирүче булмады.
– Барлыгы ничә укучы төп дәүләт имтиханын тапшырды? Тугызынчы сыйныфны тәмамлаганнарның ничәсе унынчы сыйныфка бара? Саны билгеме?
– Төп дәүләт имтиханын барлыгы 554 тугызынчы сыйныф укучысы тапшырды. Аларның кая урнашулары турындагы мәгълумат сентябрьдә генә билгеле була.
Гөлсинә Зәкиева