Исерекне эшләтергә ярамый

2024 елның 25 августы, якшәмбе

Арча районы прокуратурасы эш вакытында бәхетсезлек очрагы килеп чыкканнан соң “Ашыт“ ширкәтендә тикшерү үткәрде һәм хезмәтне саклау турындагы законнарның бозылу очрак-ларын ачыклады.

2024 елның 23 апрелендә исерек хәлдә булган эшче эшкә керешә.  Көн дәвамында ул фермаларның әле берсенә, әле икенчесенә керә. Бервакыт ул үзен начар хис итә башлый, аңын югалта һәм бетон идәнгә егыла. Нәтиҗәдә ул яңагын сындыра.

Ферма мөдире хезмәтне саклау турындагы закон таләпләрен тиешенчә үтәми, ул исерек кешене эшләтергә тиеш түгел иде.

Район прокуроры РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.27.1нче маддәсенең 1нче өлеше буенча эш кузгату турында карар чыгарды. Материаллар  хезмәт инспекциясенә җибәрелде.

“Ашыт“ ширкәте ферма мөдире административ җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International