Аларның җәе волейбол уйнап, су коенып үтте

2024 елның 25 августы, якшәмбе

Арча Казансу паркында ял һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр күп

Волейбол, футбол, баскетбол, теннис уйныйсыңмы, тренажерларда шөгыльләнәсеңме – рәхим ит, махсус мәйданчыклар бар. Йөрисең, йөгерәсең килсә дә – юллар сине көтә.

Җәй буе Казансу паркыннан кеше өзелмәде. Бигрәк тә балалар, яшүсмерләр рәхәтләнә. Су коеналар,  атынгычларда атыналар, самокатларда йөриләр... Яшьләр рәхәтләнде комда яланаяк волейбол уйнап...

Әле менә яңа гына Арча стадионында 2009-2010 елгы яшүсмерләр  арасында пляж волейболы буенча ярышлар узды. Барысы 10 команда катнашты. Ярышлар көне буе дәвам итте. Уеннар бик кискен барды, һәр команда җиңүгә омтылды. Комда волейболны 2шәр кеше уйный.

 1нче урынны “Орлы“ командасы алды.  Җиңүче командада Эдгар Макаров белән Александр Лукоянов уйнады. 2нче урынга “Факел“ командасы лаек булды. Уенчылар Самат Гарифуллин белән Динияр Баһаветдинов. 3нче урын “Адреналин“ командасына бирелде. Әлеге командада Эрнест Макаров белән Ислам Фатыйхов уйнады. Арчаның 6нчы мәктәбендә укучы Ислам Фатыйховтан башка волейболчылар барысы да Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбеннән. 8нче, 9нчы сыйныф укучылары.

Егетләрнең җәе Арча Казансу паркында волейбол уйнап, су коенып үтте. Эш булганда, ара-тирә акча эшләп тә алдылар. Кайберәүләр кебек (ә андыйлар бар!) көннәр буе телефонда утыру түгел инде бу. Иптәшләр булу, үзара аралашу үзе бер бәхет. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International