Хатларны яратып укыйлар

2024 елның 25 августы, якшәмбе

Хатларны газета укучыларыбыз яратып укый. Әмма хәзер бик язмыйлар

гына. Ник?

Шушы сорауны биргәч, бер газета укучыбыз болай диде: “Элек эше дә күп булган, бар нәрсә кул белән эшләнгән, ә хәзер тормышлар бик рәхәт, керне машина юа, идәнне тузан суырткыч чистарта, хәтта юа, терлек тә асрамыйбыз, бәрәңге дә үстермибез, ә хат язарга вакыт юк, дөресрәге теләк юк”. Ник? “Әллә без хәзер акыллымы икән? – дип, сөйләшүне дәвам итте әңгәмәдәшем. – Элек беркатлы, хыялый  булганбыз. Утырып хатлар язганбыз... Ә хәзер...”.

“Хәзер”гә ни булган?! Сөендергән, борчыган хәлләрне, вакыйгаларны, үткәннәрне, бүгенгесен язып була бит! Ник язмаска! Мәсәлән, кибеткә керәсең, йомырка бәяләре төште – яз шул турыда! Ә сыер мае ничек кыйммәтләнде – ник язмаска?! Ресторанга туйга киләсең, күрәсең, мәҗлескә кечкенә балалар белән килгәннәр – хуплыйсыңмы, әллә сүгәсеңме – шулай ук яза, сөйләшә торган тема.

Темалар күптөрле. Көзгә кереп барабыз. Яшелчә, җиләк-җимеш уңышлары турында язып була. Быел алмагач ботак-

лары корыды, дип зарланучылар бар. Ник корыды алар? Берәү кислоталы яңгырдан шулай булды алар, ди. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, алмагач ботаклары ник корыды, корыган ботакларны кисәргәме, әллә киләсе елны көтәргәме, быел алма елы – әмма алмалар аз – шушы темага сездән хатлар көтәбез.

Яшелчә димәктән, кайберәү-ләрнең помидорлары, татлы борычлары үскәндә үк ник чери? Киңәшләрегез белән уртаклаша аласыз.

Чия агачларын кисеп бетердем, бөтен бакчаны бастылар, дип зарлана кайберәүләр. Чиянең үрчеми торганнары бармы икән? Языгыз шул турыда.

Сөйләшер өчен темалар күп. Мәсәлән, баланы ничек дөрес тәрбияләргә? Бакчалардан үткәрелгән чаралар турында хатлар килә, ә менә тәрбия темасына юк диярлек. Югыйсә, тәрбиячеләргә, әти-әниләргә язар, сөйләшер  өчен бик кирәкле тема. Яшүсмерләр үзе бер  җитди тема. Бу турыда да ләм-мим. Бар да яхшы, шәп! Ә күпме проблема, аңлашылмаган сораулар.

Яшерен-батырын түгел, күңел төшенкелегенә бирелгән кешеләр шактый. Бау-

га менүчеләр бар. Ә ник күңел халәте турында язмаска?! Кәефне ничек күтәреп була? Шул турыда язып, башкаларга файда китерә аласыз.

Яхшы кешеләр, гади хезмәт алдынгылары, кадерле әти-әни, яраткан эшең, әйбәт күршеләр, борчыган проблемалар – язар өчен темалар бихисап. Тормыш истәлекләре белән дә уртаклаша аласыз. Аларны рәхәтләнеп укыйсың. Безнең актив хәбәрчеләребез Арчада яшәүче Шәфигулла Гарипов, Гөберчәктән Халидә Габидуллина, Яңа Кенәрдән Габделбәр Сабиров, Печмәнтаудан Зөлфия Минһаҗева һ.б. язмаларын газета укучыларыбыз көтеп ала. Үрнәк авылыннан Рифат Гаттаров та еш яза. Шигырьләр иҗат итә, истәлекләре белән уртак-лаша. Район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина, Арча өлкәннәр һәм инвалидлар йорты җитәкчесе Рәисә Хөснетдинова, Шушмабаш мәктәбе директоры Рәзилә Шәймәрданова, Яңа Кырлайдан Фаил Заһидуллин, Мөрәледән Исламгали Минһаҗев, Арчада яшәүче Гөлсинә Хәбибуллина, Эльмира Мөхәммәтшина, Хәйдәр Зәйнуллин,  Иске Кишет китапханәчесе Гөлфия Габитова, Төбәк-Чокырчадан Гөлфия Рысаева, Айваннан Ләйсән Ялаева, Гөлнар Шәмсетдинова шулай ук безнең актив хәбәрчеләребез. Рәхмәт, исән-сау булыйк, хәбәрләшеп торыйк!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз, хатлар көтәбез сездән!

Румия Надршина,

хатлар бүлеге мөхәррире

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International