Галәүтдиновлар гаиләсе тантаналы кабул итүдә.

2024 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Казан Кремлендә республиканың иң яхшы гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү булды. Чарада бөтен Татарстаннан 45 гаилә катнашты. Тантаналы кабул итүне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә Миңнеханова үткәрде.

Татарстан рәисе билгеләп үткәнчә, 2024 ел Россиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Ул ассызыклаганча, нәкъ менә гаиләдә төп кешелек кыйммәтләре-җиргә һәм туган йортка мәхәббәт, ватанга тугрылык, җаваплылык һәм хезмәт сөючәнлек урнаша. "Без илгә батыр Ватан уллары биргән аналар алдында баш иябез. Тыныч тормышыбызны геройларча саклаган махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннарына, гаиләләренә аерым рәхмәт сүзләре. Сез-аларның ышанычлы тылы һәм таянычы! - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

Әлеге чарада безнең районнан Сарай-Чокырча авылыннан Габделәхәт Мәсхүт улы һәм Мәдинә Сәфәр кызы Галәүтдиновлар гаиләсе катнашты. Аларның гаилә бәхете сере гади-бу ярату, аңлау, ярдәм итү һәм барысын да бергә эшли белү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International