Россия Федерациясе Җинаять кодексында экстремистлык һәм террорчылык эшчәнлегенә ярдәм иткән өчен җинаять җаваплылыгын билгели торган нормалар каралган. Ярдәм итү формаларына экстремистлыкны һәм террорчылыкны финанслау кертелгән. Мондый гамәлнең объектив ягы экстремистлык юнәлешендәге җинаятьләрнең берсен булса да оештыруны, әзерләүне яисә кылуны, шулай ук террорчылык характерындагы җинаятьләрне,террорчылык эшчәнлеген гамәлгә ашыруга чакырулар, террорчылыкны гавами пропагандалау, террорчылык эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында укулар узу, террорчылык бергәлеген яисә террорчылык оешмасын оештыру һәм аларда катнашу һәм башка криминаль гамәлләр, шул исәптән террорчылык акты, авыштыру, вербовка һәм террорчылык эшчәнлегенә башкача җәлеп итүне финанслау өчен билгеләнгәнлеген аңлап, финанс хезмәтләре күрсәтүдә дә, шулай ук акча, матди чаралар бирүдә яисә җыюда да чагыла. Экстремистлык эшчәнлеген финанслаган өчен җаваплылык Россия Федерациясе Җинаять кодексының 282.3 статьясының 1 өлеше буенча, хезмәт урыныннан файдаланганда — шул ук статьяның 2 өлеше буенча башлана, шул ук вакытта максималь җәза 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү тәшкил итә. Террорчылык эшчәнлегенә ярдәм итүгә бәйле гамәлләр, шул исәптән террорчылыкны финанслауны оештыру Россия Федерациясе Җинаять кодексының 205.1 статьясы буенча квалификацияләнә һәм унбиш елдан егерме елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү, бер елдан ике елга кадәр иреген чикләү яки гомерлек ирегеннән мәхрүм итү белән җәзалана.