Яңалыклар

2013 елның 18 октябре, җомга
Арча Укучылар сараеның “Кояшкай” балалар курчак театры (җитәкчесе Җәмилә Низамиева ), Казанда балалар–яшүсмерләрнең үзешчән театры һәм курчак театры коллективлары арасында оештырылган “Иделкәем” республика бәйгесендә катнашып, Дипломат исеменә лаек булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы белгеч-ләре Яңа Кенәрдәге өлкәннәрнең һәм инвалидларның “ Өмет ” тернәкләндерү үзәгендә булдылар. Алар үзәктә ял итүчеләр белән җылы бер очрашу үткәрделәр. Бүлекнең эше белән таныштырдылар, кулланучыларның һәм кибетчеләрнең хокуклары, бурычлары, сату һәм алу кагыйдәләре турында мисаллар китереп сөйләделәр.

Район Пенсия фонды идарәсенең халыкны кабул итү бүлмәсенә сәгатьләр буе чират торган вакытлар бар иде. Хәзер Пенсия фонды идарәсенә алдан язылу мөмкинлеге бар. 3–26–78 номерына (оешмаларга 3–28–78) шалтыратып әйтергә генә кирәк.
Берәр төрле документ кирәк булса, 3–01–79 номерын җыясың да әйтәсең, аннан әзерне кереп кенә аласың. Оешмаларга да шушы ук номер (3 – 01–79).
Интернет аша да алдан язылырга яки документларны әзерләүне сорарга була. РФнең Пенсия фонды сайтына www. pfrf. ru керергә һәм “Идел буе федераль округ — Татарстан Республикасы”ның “Алдан язылу” — “Документларны әзерләү” бүлеге белән эшләргә кирәк.
Пенсия фондының ТР буенча бүлеге сайтына да www. pfrrt. ru керергә мөмкин. “Интернет кабул итү” — “Алдан язылу” — “Документларны алдан әзерләү / белешмәләр” бүлеген ачарга. Аңлашылмаган сораулар булса, 3–26–78 номерына (оешмаларга 3–28–78) шалтыратырга кирәк.

Арча педагогика көллиятендә укучы Урта Курса авылы кызы Рамилә Шаһниева Арча командасы составында ир–атлар арасында берүзе Әлмәттә шахмат ярышында катнашты. Алар 4нче урынны алып кайтты.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан шахматчылар арасында ярышлар үткәрелде. Уенннар мавыктыргыч, оешкан төстә, бик кискен үтте. Кәче авылыннан Гали Булатовка тиңнәр булмады. Икенче урынны Арча питомнигыннан Рафаэль Хәбибуллин алды, Арчадан Мәхмүт Ногманов өченче нәтиҗәне күрсәтте. Арчадан Илдус Сәгъдиев, Наласадан Габделнәфыйкъ Фәттахов, Яңа Кырлайдан Мәсхүт Мостафин шулай ук шахмат уйнарга яраталар һәм ярышларда призлы урыннарны алалар. Шахмат клубы җитәкчесе, уенның хөкемдары Әмир Шәяхмәтов, уеннарны күзәтеп, шахматчылар өчен җан атып торды. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International