Шура әбиләре

2013 елның 18 октябре, җомга
Шура әбиләре
Олы яшьтәге Бураново әбиләренең, Евровидениедә чыгыш ясап, икенче урынны яулаулары гаҗәпләндергән иде. Ерак барасы да юк, нәкъ шундый энергияле, мәңге картаймас, яшь йөрәкле, җор күңелле әбиләр үзебездә дә бар икән бит. Шура әбиләре һәм...бабайлары алар.
“Чордашлар” ансамбле район, республика гына түгел, Россия төбәкләренә дә барып җиткән. 2011 елда Пермьдә булган 4нче һәм 2013 елда Казан Кремлендә узган 5нче Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольк-лоры фестивальләрендә катнашып, “Яшь киленгә су юлы күрсәтү” һәм “Чыпта сугу” күренешләре белән дәрәҗәле исемнәр яулаганнар. Казанда нәшер ителүче “Түгәрәк уен” журналы студиясендә чыгышларын яздырганнар, ТНВ каналының “Аулак өй” тапшыруы алып баручыларын таң калдырганнар, районда үткәрелгән фольклор коллективлар бәйгеләреннән җиңүләр белән кайтканнар. Авылга килеп үзләре турында фильм да төшереп киткәннәр.
Ә узган атнада Шура авыл клубында “Чордашлар” үзенең 5 еллык юбилеен зур концерт белән билгеләп үтте. Бу көнне Шура әбиләре һәм... бабайлары чыгышларын карарга авылдашлары гына түгел, Яңа Кенәрдән һәм Арчадан кунаклар да килгән иде. Бәйрәм “Яшь киленгә су юлы күрсәтү” фольклор күренеше белән башланып китте.
Хәзер бу яшьләргә кызык һәм көлке тоелачак. Әмма элек аны бөтен йолаларына туры китереп башкарганнар. Киңәш-табыштан тыш анда уен-көлке, җыр-бию, күңел ачу да булган. Менә шуны хәтерләрендә яңартып, түкми-чәчми бүгенге буын яшьләренә җиткерергә тырыштылар да инде Шура әбиләре һәм... бабайлары. Әйе, нәкъ менә әбиләр һәм бабайлар, чөнки алар бар да күптән лаеклы ялда һәм өлкән яшьтә. Ир-егетләр арасында иң өлкәне ветеран укытучы Нәкыйп Салихов, хатын-кызлардан — озак еллар тегүче, хат ташучы булып эшләгән шигырь сөйләү остасы Ясминә Надершина. Шулай ук коллективны 40 ел шофер булып эшләгән Фоат Рәхмәтуллин, 40 ел хуҗалыкның алдынгы терлекчесе булган чыпта сугу остасы Шәмсенур Габдрахманова, укытучы Асия Габдуллина, шәһәрдән кайткан ветеран укытучы Люция Молчанова, умартачы, балта остасы Кашшаф Рәхмәтуллин, автор–башкаручы, гармунчы Рәмзия Гайфуллина, клуб мөдире Клара Хөсәенова, иминият агенты Лидия Шакирова, терлекче Нурфия Хәкимова тулыландыра. “Чордашлар”ны 40 еллык стажы булган ветеран укытучы Рәфия Салихова җитәкли.
— Өлкән буын вәкилләре булуга карамастан, алар һәрчак эзләнүдә. Яңалык кертергә тырышалар, — ди юбилей концертын алып баручы авыл китапханәсе җи-тәкчесе Гүзәлия Фазылҗанова. — Элек коллективта хатын-кызлар гына булса, хәзер ир-егетләрне дә тартканнар. Бу чыгышларга яңа төс һәм үзенчәлек кертте. Якташыбыз, татар эстрадасының якты йолдызы Нурзадә дә “Чордашлар” белән кызыксынып тора. Аның ярдәме белән коллектив телевидениегә төште, җырчының иҗат концертында чыгыш ясады.
Казан тамашачысын да гаҗәпләндергән Шураның өлкән яшьтәге үзешчән артистлары. Аларның чыгышлары бер яктан караганда гади, икенче яктан искиткеч бай. Чөнки онытылып барган халык җәүһәрләрен туплап, бүгенге буынга җиткерә. “Каз каурые өмәсе”н, “Чыпта сугу”ны хәзер кем хәтерли? Җырлы-биюле әлеге кичәләр әби-бабаларыбыз заманында гадәти күренеш булган. Бүген без аларны Шура авылының искиткеч артистлары — өлкән буын вәкилләре тырышлыгы белән күз алдына булса да китерә алабыз.
Чордашлылар театр ар-тистлары да икән бит әле. Спектакль өйрәнеп, Яңа Кенәрдә бәйге кысаларында чыгыш ясаганнар, күрше-тирә авылларга гастрольгә чыгарга да иренмәгәннәр. Юбилей кичәсендә алар спектакльдән өзек күрсәтеп, алкышларга лаек булды. Кичә җырлар белән үрелеп барды. Күршеләрен котларга Алиса Антипова җитәкчелегендә “Шишор” ансамбле дә килгән иде.
“Чордашлар” фольклор коллективын юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова тәбрикләде, бүләк итеп хатын-кызлар җилкәсенә ап-ак шәлләр япты, ир-егетләргә түбәтәйләр кидерде. Шура әбиләренә бу көнне Яңа Кенәр авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Фәхретдинов, Арча Мәдәният йорты җи-тәкчесе Айрат Нурьязанов, авыл ветераннар советы рәисе Мөршидә Нургалиева да матур теләкләрен җиткерделәр. Киләчәктә дә уңышлар, җиңүләр телибез сезгә, “Чордашлар”, иҗат чишмәләрегез саекмасын, мәңге яшь булып калыгыз!
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International