Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тормыш һәр кешегә кадерле
2013 елның 18 октябре, җомга
Тормыш һәр кешегә кадерле
15 октябрьдә кичке 7нче 15 минутта Олы Әтнә ягыннан килүче “Шевролет Лачетти” автомобиле, Арчага җитәргә 3 километр тирәсе калгач, юл һәлакәтенә очрый.
Сәбәбе—юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итүче тизлекне арттыру. Автомобиль йөртүче идарәне югалта, каршы як хәрәкәт итү полосасына чыга, Арча ягыннан килүче “Беларусь–2112” тракторы белән бәрелешеп, юл кырыена ава һәм әйләнә.
18 еллык транспорт йөртү стажы булган 38 яшьлек ир–атның ни өчен машинасында 10 яшьлек кызы өчен махсус җайланма булмавы, хатынын куркынычсызлык каешы тагарга мәҗбүр итмәве, үзенең дә аны кирәксенмәве, кызу тизлек белән баруы һәм тиешсез урында каршы як полосага кереп узарга чыгуы турындагы сорауга берәү дә җавап бирә алмаячак. Чөнки алар бар да һәлак булган. Олы Әтнәдә туып–үскән машина йөртүченең туганнары һәм якташлары: “Юлда ни булмас, егыласыңны белсәң, салам җәеп куяр идең”,— дияр. Белгән ул, барысын да белгән. Быел баласын махсус җайланмасыз йөрткән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган, тик штрафын түләргә өлгерми калган.
Әгәр танышларыгыз, туганнарыгыз, авылдашларыгыз әле дә машина салонында бала өчен махсус җайланма алмаган икән, моны тиз арада эшләргә, шулай үзләренең, якыннары, балаларының тормышларын саклап калырга ярдәм итегез. Бу хакта безгә Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе хәбәр итте.
Бүрәнәгә чапкан балтаң моңаеп сине көтә
Кечкенә генә Төрнәле авылы халкын ике гомерне алып киткән юл фаҗигасе тетрәндерде. 16 сентябрьдә Ташкичү авылы турысында, 11нче модель “Лада” машинасы хуҗасы төнлә зур тизлек белән барып, борылышны искәрми кала һәм юл кырыена төшеп китә. Нәтиҗәдә, ике кеше шунда ук үлә, артта утырган егет исән кала. Бу турыда без газетабызда язып чыктык. Әлеге фаҗига күңелне тырнап торды. Бер авылга ике мәет. Машинада булган өченче егет авыр хәлдә. Исәннәрнең хәлләрен белеп, кайгыларын уртаклашу максаты белән юлга кузгалдым.
Альмир Сәләхов ятып кына тора
Иң башта исән калган 21 яшьлек Альмир Сәләховның хәлен белдем. Түр якта диванда ята. Әнисе Нурфия, әтисе Фирдаил дә өйдә иде. Альмир армия-дә булган егет. Свердловск, Алтайда, хәтта Таҗикстанда рәхәтләнеп кавын, карбыз белән сыйланып кайткан солдат. Мәктәпне тәмамлагач, Арчада төзүчеләр әзерләүче училищеда укый. Аннан үзе теләп армиягә китә. Ил–җир күреп кайта. Альмирның фаҗигагә таруы әти–әнисенең бөтен тынычлыгын югалткан, инде хәзер, ярый әле, исән– сау, дип шөкер итәләр.
Сөйләшкәндә дә Альмир ятып кына торды. Умыртка баганасына зыян килү күбрәк ятып торуны сорый шул. Төнге фаҗиганең никадәр хәвефле булганын тора–бара төшенәсең. Әле башланып кына килгән япь–яшь гомернең кыл өстендә булганын уйласаң, тәннәр чемердәп китә. Сак кына вакыйганың ничек булганын сорыйм.
— Әйдә, Арчага сырага барып кайтабыз, дип, Аркадий шалтыратты, — ди Альмир. — Данис абый машинасы белән өчәүләп чыгып киттек.
— Ташкичү юлында нишләдегез соң сез? — дип сорыйм.
— Данис абый, әйдә, туганнарга барабыз, диде. Тизлек зур иде. Аркадий акрынрак бар дип, Данис абыйга әйтеп тә карады. Калганын хәтерләмим. Авыртудан машинада аңыма килдем. Данис абый белән Аркадийга дәшеп, кагылып карадым, җавап бирүче булмады. Машинадан төштем дә, юлдан машина тавышы килә иде, шуышып юлга мендем...
Сүзгә әтисе Фирдаил кушылды:
— Шул вакытта бер хатын–кыз машинада үтеп барган, ул туктарга курыккан, әмма шунда ук Яңа Кенәр хастаханәсенә шалтыраткан. Озак та үтми, ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткән.
— Арча хастаханәсендә ике сәгать эчәклегенә операция ясадылар, — дип сүзгә кушылды әнисе Нурфия. — Эчәгеләре өзелгән булган. Умыртка баганасы да сынган. Әмма җелегенә үтмәгән, алай куркыныч дип әйтмәделәр.
Армия хезмәтен үткән, дөньяның нәрсә икәнен танып белгән аз сүзле, тыйнак Альмирның төнге сәяхәтен яшьлеккә сылтасак кына инде. Яшь вакыт өйдә утыра торган чор түгел шул.
Аркадийга
18 яшь туласы иде
Людмила белән Василий Евсеевлар 11 сыйныфта укучы уллары Аркадийны мәңгегә югалттылар. Бүген Людмила кечкенә улы белән декрет ялында. Декретка кадәр “Төрнәле” хуҗалыгында сыер сауган. Ире Василий тракторда эшли. Мари Иленнән күчеп килгәннәр.
— Бик эшчән иде, — ди хәсрәтен эчкә йотып Людмила. — Авылда кем эшкә чакырды — шунда барды. Җәен шуның эшләгән акчасына яшәдек. 28 сентябрьдә 18 яшь тулган булыр иде...
Людмила 8 бала әнисе. Янәшәсендә юанычлары — балалары күп булса да, ана йөрәгендә һәр баланың үз урыны. Мәш килеп эшләп йөргән Аркадийдан башка зур ишегалды ничектер бушап калган, хәтта терлекләр дә аны юксына сыман.
— Әтиләре эштә, хәзер менә бөтен эш үземә, — ди Людмила.
Баланы югалту хәсрәтен сөйләп булмый шул. Ул — йөрәктә.
Әйбәт иде Данис
Якты дөньядан китеп барган Аркадий белән Данис күршеләр булган. Алар яшәгән йорт кайчандыр колхоз салган ике фатирлы тоташ зур бер өй.
Данисның әнисе Гөлфирә апаның йөзен сагыш баскан. 5 кызга бер малай була Данис. Дүртенче булып туган, көтеп алынган ир бала.
— Кызлар кебек биг-рәкләр дә акыллы иде, елмаеп–көлеп кенә торды, кешегә авыр сүз әйтә бел-мәде, балаларны яратты, кулы эш белде, соңгы вакытта төзелештә шабашкада йөрде, эштән кайтып керер иде дә, ишегалдында булсам, кая әни, сиңа күтәрергә ярамый дип, кулымдагы чиләкне алыр иде, — дип, бик тә юксына улын Гөлфирә апа. Өйләнеп, гаилә җылысын да татымады, ичмасам, дип ачыта ана йөрәге. Хәсрәтләргә чыдый алмыйча Данисның апасы Илмира бәет яза:
Бүрәнәгә чапкан балтаң
Моңаеп сине көтә.
— Үләсе көнне Түбән Мәтәскәдә яшәгән сеңлесенә өй стенасы өеп, түбәсен ябып бетереп кенә кайткан иде. Шул машина җитә икән ир–егетләр башына...— тавыш калтырап өзелде.
Гөлфирә апа белән Вәкил абый Галимҗановлар картлык көннәрендә ялгыз калдылар. 42 яшькә җитсә дә өйләнер, гаилә- се булыр, шулар кулында картлыкны кичерербез, дигән өмет яшәтте аларны. Ә хәзер фотосүрәткә карап юанырга калды. Югыйсә, машинада Аркадий белән музыка тыңлап утырабыз, дип кенә өйдән ачкычны алып чыгып киткән. Башларына нинди уй килеп, төнгә каршы юлга кузгалулары, алга таба вакыйганың ничек дәвам итүе кабергә киткән сер булып кала. “Күрәчәк” йөртә — башка хәсрәт килгәндә адәм баласы күңелен шулай юата. Бу төнге фаҗига барыбызга да сабак.
Румия НАДРШИНА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
3
апрель, 2026 ел
Татарстанлылар баланы Россия Почтасы аша беренче сыйныфка яздыра алалар
Татарстанда Мәктәпкә беренче сыйныф укучыларын кабул итү өчен гаризалар кабул ителә башлады. Ата-аналар документларын тапшыру турында хәбәр белән заказлы хат аша җибәрә алалар. Документлар тапшыруның мондый ысулы барлык гаиләләргә дә туры килә һәм гаризалар кабул итү даталарында мәктәптән ерак булган яки яңа уку елы башына яшәү урынын алыштырырга ниятләгән кешеләр өчен аеруча актуаль. Почта Юлламасына тулы пакет документлар салырга кирәк. Заказлы хатның, гади хаттан аермалы буларак, каплау өчен трек-номеры бар. Әгәр сезгә җибәрелә торган документлар исемлеген теркәү мөһим икән, хатны капитал салу исемлеге белән җибәрергә мөмкин. Хатның тапшыру турында хәбәрнамә алуына инанырга. Ул гади дә, электрон да булырга мөмкин,ике вариант та юридик яктан әһәмиятле.
2
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 2 апрельдә 11 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 3 апрель
Көннең икенче яртысында һәм 2 апрель кичендә, төнлә һәм 2026 елның 3 апрелендә иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә (Казанда-2 апрель кичендә, төнлә һәм 3 апрель иртәсендә). Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
1
апрель, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 1 апрельдә сәгать 10 га кадәр.
2026 ел, 2 апрель 2026 елның 2 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз. Күз күреме начар булган шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.
31
март, 2026 ел
01.04.2026 елга ашыгыч кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе " фдбудан: Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 22 сәгатьтән. 31 мартта сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 1 апрель 2026 елның 1 апрелендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк. Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз