Наркоманияне булдырмау максатыннан

2013 елның 18 октябре, җомга
Наркоманияне булдырмау максатыннан
Район наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең утырышы булды. Аны комиссия рәисе урынбасары Надия Мифтахетдинова алып барды. Утырышта наркотикларга каршы көрәш айлыгында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды.
Искә төшерик: наркотикларга каршы көрәш айлыгы 16 сентябрьдән 16 октябрьгә кадәр дәвам итте. Наркомания — бармы ул безнең районда? Аңа каршы көрәшне ничек күзаллап була? Утырышта катнашкан Арча эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү-че төркем инспекторы Йолдыз Гарипова:
— Наркомания буенча районда 27 кеше исәптә тора, — дип сөйләде. —Шуның 9ы наркотикларга бәйле. Балигъ булмаган балалар арасында наркотик чаралар куллану очракларының ачыкланганы юк. Полиция хезмәткәрләре тарафыннан “Мәк—2013” операциясе дәвам итә. Майда башланган әлеге операция барышында наркомания белән бәйле 3 очрак ачыкланды.
“Мәк—2013” операциясенә халык та уяулык күрсәтсә иде. Наркомания белән бәйле берәр мәгълүмат беленсә дә полициягә хәбәр итү сорала. Бу балаларыбызны, якыннарыбызны, гомумән, җәмгыятьне наркомания афәтеннән саклау максатыннан эшләнә.
“Ышаныч тартмалары”ның мәктәпләргә, һөнәр алу йортларына, авыл җирлекләренә, социаль яклау бүлегенә, мәдәният, спорт учреждениеләренә куелуы шулай ук балаларның, яшьләрнең, гомумән, халыкның иминлеген саклау, мәнфәгатьләрен кайгырту юнәлешендә оештырылган чараларның берсе булып тора. Ул тартмаларга әлегә наркомания белән бәйле хәбәрләр кермәгән. “Ышаныч тарт-малары” алга таба да урыннарда торачак. Анда күңелне борчыган яки сөендергән төрле мәсьәләләр турында язып салырга була.
— Наркотикларга каршы көрәш айлыгында чаралар бик күп оештырылды, — дип ассызыклап үтте комиссия рәисе урынбасары Надия Мифтахетдинова. —Барысы да наркоманияне булдырмау максатыннан профилактика чаралары буларак үткәрелде.
Без аларның күбесен газета бит-ләрендә яктыртып бардык. Мәктәпләрдә, һөнәр алу, спорт һәм мәдәният йортларында түгәрәк өстәл, лекцияләр, әңгәмә, уеннар рәвешендә үтте ул чаралар. Балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия, мәгариф, медицина, полиция, прокуратура, мәдәният, спорт, социаль яклау бүлеге хезмәт-кәрләре хәлләреннән килгәнне эшләделәр. Хәтта район хастаханәсенең балалар консультациясе мөдире Алсу Кузнецова наркотикларның нәрсә икәнен, аның начар әйбер булуын сабыйларга 5–6 яшьтә төшендерә башларга һәм алар белән бу темага ничек сөйләшергә кирәклеге турында газетада язып чыкты (2 октябрь, “Аңлап үссеннәр”). Район хастаха-нәсе наркологы Рөстәм Әхмәтҗанов балаларны кечкенәдән хезмәт, файдалы шөгыль белән тәрбияләп үстерүнең уңай нәтиҗәләр бирүен, аларның начар гамәлләргә вакытлары да, теләкләре дә калмавын аңлатырга тырышты.
Утырышта катнашучылар наркотикларга каршы көрәш айлыгының бик әһәмиятле һәм кирәкле компания булуын, алга таба да профилактика чараларын дәвам итәргә ки-рәклеген әйтеп үттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International