Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Тыл каһарманнарының исеме мәңгеләштереләчәк
2013 елның 18 октябре, җомга
Тыл каһарманнарының исеме мәңгеләштереләчәк
Бөек Ватан сугышы елларында көнне төнгә ялгап эшләгән, Җиңү көнен якынайту өчен бар көчләрен биреп намуслы хезмәт куйган тыл ветераннарына багышланган китап әзерләү турында үткән саннарда язган идек. “Татарстан Республикасының тыл геройлары” дип аталачак Хәтер китабы фидакарь затларның исемнәрен мәңгеләштерү максатыннан нәшер ителә. Районыбызда да әлеге уңайдан күп эш алып барыла. Бүген без китап турында тулырак мәгълүмат алу өчен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдиновага мөрәҗәгать иттек.
— Надия Равилевна, әлеге китапка нинди категория тыл ветераннарының исемнәре кертеләчәк?
— Китапта сугыш елларында тылда алты айдан да ким эшләмәүчеләрнең (СССРның дошман кулында калган җирләрендә вакытлыча хезмәт итүне исәпкә кертмичә) исемнәре урын алачак. Ул елларда эшләүчеләрнең хезмәт-ләре СССРның төрле дәрәҗәдәге орден–медальләре, дәрәҗәле исемнәр белән бәяләнде. Мәсәлән, Социалистик Хезмәт Герое, Ленин, “Мактау билгесе”, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, “Хезмәттәге батырлыгы өчен”, “Хезмәттәге аеруча уңышлары өчен”, “1941–1945 елларда Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен” медальләре. Ләкин шунысы бар, ул елларда тылда хезмәт куючыларның һәммәсе дә орден–медальләр белән бүләкләнеп бетмәгән булырга да мөмкин. 1980–1990 елларда күпсанлы гражданнарның мөрә-җәгатен исәпкә алып СССР Югары Советы тыл хезмәтчәннәренә таныклыкларны медальләрсез генә тапшырган очраклар да булды. Әлеге таныклык ияләренең исемнәре дә китапта урын алуга хокуклы. Бөек Ватан сугышы елларында СССР, РСФСР, башка союздаш (автоном) республикаларның мактаулы исемнәренә, шул исәптән, аерым ведомство билгеләренә (моңа СССР һәм РСФСР, башка союздаш (автоном) республикалар тарафыннан сугыш елларында Мактау грамоталары, дипломнар, күкрәк һәм мактау билгеләре, мактаулы һәм атказанган тармак, ведомство хезмәткәрләре исемнәре алучылар керә) ия булганнар, Советлар Союзы республикаларында һәм төрле өлкәләрдә тылда куйган хезмәтләре өчен мактаулы исемнәр- гә лаек булып, бүләк-ләнгәннән соң Татарстанның район һәм шә-һәрләренә даими рә-вештә яшәргә кайтканнарның исемнәре дә урын алачак.
— Безнең районда ничә ветеран бу китапка кертелер дип көтелә?
— Арча районыннан 6000гә якын ветеранның исеме мәңгеләштереләчәк. Алар арасында инде бүген фани дөньяда булмаучылар да күп. Авылларда яшәүче тыл ветераннарының исемлеген авыл җирлекләре барласа, Арча шәһәрендә яшәүчеләр белән эш алып бару бераз кыенрак. Чөнки шәһәргә күчеп кайтучылар күбәйде. Арчада 1400 тыл ветераны исәпләнә, тик бу әле төгәл сан булмаска да мөмкин. Форсаттан файдаланып, райондашларыбызга мөрәҗәгать итәм: үзегезнең, туганнарыгызның алда әйтеп үтелгән дәрәҗәләре бар икән, шуларны раслаучы таныклыклар белән тагын бер кат тикшерер өчен район Мәрхәмәтлек үзәгенә 29нчы бүлмәгә килсәгез иде. Арчага күчеп кайтканнарның (алар исемлеккә кермичә калган булырга мөмкин) таныклыклары белән бергә үзләре турында тулы мәгълүмат та (исеме, фамилиясе, атасының исеме, туган елы, урыны, бүләкләнгән вакытта яшәгән, эшләгән җире, нәрсә белән бүләкләнүе, әгәр инде дөньяда юк икән, үлгән, күмелгән урыннары) сорала.
Розалия ЗИННӘТОВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
Татарстанлыларга үз посылкаларын күзәтеп тору җиңеләйде
Россия почтасы күзәтү системасында җибәрелгән статуслар җыелмасын яңартты. Хәзер клиентлар посылкалар һәм корреспонденция юлының мөһим этаплары турында гына хәбәрләр алачак. Хезмәт статуслары, почта-логистика үзәкләре һәм сортировкалау хаблары эчендә күчүне дә кертеп, техник сканированиеләр һәм башка эчке мәгълүмат хәзер трекингта чагылмый. Кулланучы җибәрүләр хәрәкәтенең әһәмиятле һәм аңлаешлы этапларын гына күрәчәк: тапшыруга кабул итү, трек-номер бирү, сортлауны башлау һәм тәмамлау һәм тапшыруга әзерлек. Шул ук вакытта җибәрү юлының барлык фазалары почтаның эчке системасында саклана. Бу клиентны күп санлы арадаш статуслар белән йөкләмичә, штаттан тыш хәлләрне оператив рәвештә ачыкларга мөмкинлек бирә. «Күзәтүнең яңа моделенә күчү клиент юлын гадиләштерүгә юнәлдерелгән, артык статуслар һәм тәүлек буе техник хәбәр итүләрсез", - дип билгеләде Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
15
май, 2026 ел
Шторм кисәтүе аномаль-эссе һава торышы турында Татарстан Республикасы территориясендә 2026 елның 16 маеннан 22 маена кадәр
Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлеклек һава температурасы нормадан 9-11° ка югарырак булган аномаль-эссе һава торышы көтелә, бу чорда һаваның максималь температурасы +26дан +33°ка кадәр җитә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә: 1. Өйдә һава температурасын салкынча тотыгыз. Көндез тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ябыгыз (әгәр булса, бигрәк тә тәрәзәләр кояшлы якка чыкса. Урамда һава температурасы бүлмәдәгегә караганда түбәнрәк булган төнгә тәрәзәләрне һәм тәрәзә капкачларын ачыгыз. Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган икән, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерергә мөмкин, ләкин һава температурасы 35 градус С тан югары булганда, вентилятор җылылык авыруларыннан коткарып кала алмый. Бик күп эчәргә кирәк. 2. Эсседә булмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, бигрәк тә төнлә. әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын биналарда (мәсәлән, кондиционерлар белән җиһазландырылган җәмәгать биналарында) үткәрегез. Тәүлекнең иң эссе вакытында урамга чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик йөкләнештән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган автомобильләрдә калдырмагыз. 3. Тәннең артык җылынуына юл куймагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкынча душ алыгыз. Шулай ук салкын компресслар яки төрүләр ясарга, юеш салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аяклар өчен салкынча ванналар ясарга һ.б. мөмкин. табигый тукымалардан җиңел һәм иркен кием киегез. Урамга чыкканда киң кырыйлы эшләпә яки кепка яки Кояштан саклаучы күзлек киегез. Татлы һәм алкогольле эчемлекләрдән качып, эчү режимын саклагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз