Активрак булырга

2013 елның 18 октябре, җомга
Активрак булырга
“Бердәм Россия” партиясенең башлангыч бүлекчәләрендә хисап җыелышлары үтә, аларда 5 октябрьдә Мәскәүдә үткән XIV съезд эшенең йомгаклары тикшерелә.
16 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең актлар залында партиянең 3 номерлы микрорайоны башлангыч бүлекчәсе җыелышында партиянең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Надия Мифтахетдинова чыгыш ясады. Ул Татарстан Республикасыннан съездда 27 делегат катнашуын әйтеп үтте. Делегация составында җирле бүлекчә секретаре, Арча муниципаль район башлыгы Алмас Назиров та бар иде.
Съезд делегатлары халыкны борчыган күп мәсьәләләрне күтәрде. Алдагы көннәрдә үткә-релгән бәхәсләрдә ил Президенты Владимир Путин катнашты.
Партиянең Татарстан региональ бүлекчәсе секретаре Фәрит Мөхәм-мәтшин съезддан соң республиканың партия активы белән очрашуда партия оешмалары эшчәнлегендә төп дүрт юнәлеш билгеләде. Болар — партия фракцияләре эше, җәмәгать оешмалары белән эшләү, яшьләр, студентлар белән эшләү, партия тарафдарлары белән эшләү.
“Бердәм Россия” пар- тиясе яшьләр, җәмәгать оешмалары, студентлар белән эшләүгә зур игътибар бирә.
Партиянең XIV съезд карарлары халыкның тормыш хәлен яхшыртуга, илебезне тагын да көчлерәк итүгә юнәлдерелгән. Бу юнәлештә районыбызда да күп эшләр башкарыла.
Икенче көн тәртибе буенча партиянең 3 номерлы микрорайоны бүлекчәсе секретаре Тәнзилә Гарипова чыгыш ясады. Ул бүлекчәнең эшчәнлеге турында хисап тотты, уңышлар һәм бурычларны яктыртты.
Партиянең актив әгъзасы булган Бари Бакиров әлеге микрорайондагы матур үзгәреш-ләрне билгеләп үтте. Быел педагогика көллияте яңарыш кичерде, ябык Боз сарае төзелә. Әмма әле урамнарны, территорияләрне төзекләндерү буенча күп эшлисе бар. Партия әгъзалары партиянең абруен төшерә торган гамәл-ләргә барырга тиеш түгел.
Партиянең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Гаранина яшьләр белән эшләү буенча проблемаларны күтәрде. Ул педагогика көллияте коллективы район буенча үткәрелә торган чараларда да активрак катнашсын иде, дигән теләк белдерде.
Педагогика көллияте директоры Гөлнара Гарипова чыгышы да эчтәлекле булды, ул партия әгъзаларының активлыгын арттыру буенча тәкъдимнәр әйтте.
Башлангыч бүлекчә әгъзалары совет эшенә канәгатьләнерлек дигән бәя бирделәр, эшчәнлекне яхшыртуга юнәлдерелгән карар кабул иттеләр.
Ильяс СӘХӘПОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International