«Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Минем бизнес» үзәге Татарстанның социаль эшкуарларын һәм җитештерүчеләрен 18-22 декабрьдә Мәскәүдә узачак «ЛАДЬЯ Зимняя Сказка» халык һөнәрләре күргәзмә-ярминкәсендә катнашырга чакыра.
«Минем бизнес» үзәге теркәү җыемы, күргәзмә мәйданы һәм җиһазлар арендасы өчен 600 мең сумга кадәр түләүне үз өстенә алачак.
Бу хезмәт Республиканың «Социаль предприятие» статусына ия булган җитештерүчеләре һәм эшкуарлары өчен күрсәтелә ала. Исегезгә төшерәбез, Татарстанда мондый статусны 190нан артык бизнес субъекты йөртә.
«Социаль предприятие» статусы шулай ук ярдәм чаралары комплексы: субсидияләр һәм грантлар, ташламалы финанслау, махсуслаштырылган белем бирү программалары, мөлкәти ярдәм, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль мөлкәтне ташламалы шартларда арендалау мөмкинлеген дә бирә.
Хезмәтне «Кече һәм урта эшкуарлык» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Минем бизнес» үзәге гамәлгә ашыра.
Чарада катнашу өчен сылтама аша теркәлеп була (https://xn--l1agf.xn--p1ai/).
Ярдәм чаралары турында өстәмә мәгълүматны Татарстан Республикасында «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия номеры буенча алырга мөмкин: 8 (843) 524-90-90.