Бәйрәм күңелле узды

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Быел районда республика көне уңаеннан оештырылган чаралар 29 августта ук башланып китте: арчалылар гаиләләре белән велосипедта Арчаның истәлекле, тарихи урыннарына төнге сәяхәткә чыкты.

Сәяхәтчеләрне Расих Галимҗанов һәм Данис Гайфуллин дәртле җырлары белән озатып калды. 

30 августта таңнан балыкчылар гаиләләре белән Көтек буасына ярышка җыелды. Балыкчылар арасында әтиләре белән уллары гына түгел, әниләр дә, кыз балалар да бар иде. Гаиләләр кем күбрәк балык тотты, кем иң зур балыкка ия булды кебек ярышларда көч алышса, балалар “Беренчеләр хәрәкәте” оештырган конкурсларда катнашты. Иң күңеллесе – табигать хозурында үзләре тоткан балыклардан пешерелгән телне йотарлык тәмле ухадан авыз итү булгандыр, мөгаен. Җитезләр, өлгерләр кыйммәтле бүләкләр, грамоталар белән, катнашучы һәркем онытылмаслык хис-кичерешләр алып кайтып китте.

Әлеге истәлекле көн уңаеннан Арча балалар сәнгать мәктәбе, Арча үзәк китапханәсе һәм «Казан арты» тарих-этнография музее белән берлектә «Гаилә белән рәсем ясыйбыз» дигән музыкаль-әдәби чара үткәрде.

Шулай ук биредә «Күренекле гаиләләр - туган җирем байлыгы» дип аталган күргәзмәне дә карарга мөмкин иде. Балалар илһамланып гаилә темасына багышланган рәсемнәр иҗат итүдә катнашты.

Бәйрәм концерты күңелле флешмоб белән тәмамланды.

Ә кичке бәйрәм чарасы үзәк стадионда үтте. Биредә дә арчалылар яшьләр эшләре бүлеге белгечләре тарафыннан оештырылган ярышларда катнашып күңел ачты, бүләкләргә ия булды. Стадионга керү юлындагы мәйданда махсус хәрби операциядә катнашучы райондашларыбызга ярдәм ярминкәсе оештырылган иде.

Бәйрәмнең күңелле мизгелләре үзәк стадионда дәвам итте. Район сәнгать осталары белән Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР дәүләт камера хоры чыгышлары күңелләргә хуш килде.

Розалия Сафина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International