Механизаторларга бүләк

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Район башлыгы Илшат Нуриев 1 сентябрьдә игеннәрне урып-җыюда һәм азык әзерләүдә яхшы эшләгән механизаторларга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды

Алар арасында «Заря» ширкәтеннән Зөлфәт Шәйхиев, Илдар Кавиев, «Кызыл Яр»дан Азат Хәкимов, Рәдис Бәйрәмов, Идрис Касыймов, Айзат Нәкыйпов, «Ташкичү»дән Наил Сафин, Нәфис Хуҗиев, «Ашыт»тан Якуб Гатиятуллин, Динар Рәхмәтуллин, «Аю»дан Вагыйз Каюмов, Нияз Хәмидуллин бар. 

Быел да республика конкурсында җиңүче комбайнчыларга акчалата бүләкләр биреләчәк. Районның да үз бүләкләре бар — иң яхшы комбайнчыларга 10ар мең сум премия биреләчәк.

5 сентябрьгә район хуҗалыкларында игеннәрнең 81 проценты җыйнап алынды. “Казанка”, “Курса МТСы”, “Северный” ширкәтләрендә урып-җыю төгәлләнде. “Ак барс” агрокомплексы”, “Кызыл Яр”, “Заря”, Яңарыш” ширкәтләрендә төгәлләү алдында торалар.

Район буенча бер гектардан уртача уңыш – 32 центнер. “Казанка”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Северный”да 37 центнердан артык. Иң түбән уңыш “Кишет”тә – 16,7 центнер чыга.

Ун хуҗалык көзге чәчүне төгәлләде.

 

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International