Гимназия яңарды

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Арчаның 5 нче гимназиясе ныклап төзекләндерүдән соң ишекләрен яңадан ачты.

2 сентябрьдә Арчаның 5 нче гимназиясендә икеләтә бәйрәм булды.

Белем көне генә түгел, ныклап төзекләндерүдән соң укучыларның яңартылган мәктәп ишеген тәүге тапкыр ачып керүләре дә бәйрәмгә әверелде. Укучы һәм укытучыларның шатлыгын уртаклашырга кунаклар күп килгән иде.

27 ел элек яңа бинага укучылар кабул иткән иде бу гимназия. Яңа вакытта бәлки артык әһәмият тә бирелмәгәндер, тик соңгы елларда кышын бинаның салкынлыгы укучы-укытучыларның үзәгенә үтте. Республикада халык мәнфәгатьләрен кайгырта торган программалар эшләве сөендерә. Әнә шундый программа ярдәмендә быел бина ныклап төзекләндерелде. Түзде коллектив, февральдән уку елы тәмамланганчы Арчаның Г.Курсави исемендәге күп профильле лицеенда укысалар да, яңа уку елын матур бинада башлаячакларына өметләре җылытып торды. Рәхмәт лицей коллективына, җылы кабул итеп, уку өчен шартлар тудырдылар.

Бинада төзекләндерү эшләрен Арчада урнашкан “Энергосервис” ширкәте (җитәкчесе Рамил Әхмәтгалиев) башкарган. Күп хезмәт куелган: бинаның тыштан стеналары җылытылган, түбә, тәрәзәләр, җылыту системалары һ.б. алмаштырылган. Мәктәп тышкы яктан матур булып балкый, эчендәге үзгәрешләрне күреп, күңел сөенә.

Быел гимназия бусагасын 82 бала тәүге тапкыр атлап керде. Хәерле сәгатьләрдә булсын. Мәктәптә 775 укучы белем ала һәм аларга алт-мышка якын укытучы белем һәм тәрбия бирә. Бәйрәм тантанасында укучылар кунакларга һәм мәктәп коллективына җыр-биюле матур бәйрәм чыгышларын бүләк итте. Ә гимназия талантларга бай! “Туган телдә сөйләшәсез, җырлыйсыз, шулай дәвам итегез”, – дип район башлыгы Илшат Нуриев та мактап куйды. 

Гимназия белән бергә ул көнне Арчаның 1 нче номерлы балалар бакчасы да ярты елдан артык аерылып торганнан соң, сабыйларны кабул итте. Балалар бакчасы гимназия белән бер бинада урнашканлыктан,  бакча да ныклап төзекләндерелде. Шул вакыт эчендә шәһәрнең төрле балалар бакчаларына йөргән нәниләр тәрбияче апаларын да, бакчаны да сагынып килгәннәр, апалары яныннан китмиләр дә.

Укытучыларга да, тәрбиячеләргә дә яңа көчләр, сабырлык, тырышлык насыйп булсын, ә нәниләр һәм укучылар өлкәннәрне уңышлары белән куандырсын.  

– Балаларны ничек тәрбиялибез, ничек белем бирәбез, киләчәк тормышыбыз шундый булачак. Укытучыларга, сайлап алган һөнәрләренә тугрылыклы булганнары өчен зур рәхмәт. Әти-әниләр, рәхмәт сезгә сабыр булганыгыз, мәктәпләр, укытучылар белән берлектә эшли белгәнегез өчен, балаларга яхшы тәрбия биргәнегез өчен, – диде район башлыгы Илшат Нуриев.

 

Розалия Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International