Гомере буе җитәкче урыннарда

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Районның билгеле шәхесе Зөфәр Насыйровка 75 яшь тулды

Үз ветераны турында кайгыртып, район социаль яклау идарәсенең башлангыч ветераннар советы рәисе Руфия Баһаветдинова да безнең белән элемтәгә чыкты.

“Зөфәр Абдрахманович район социаль яклау идарәсеннән лаеклы ялга китте, – дип сөйләде Руфия ханым. – Заманында бергә эшләдек. Ул идарә җитәкчесе урынбасары, мин “Мәрхәмәтлек” үзәгендә. Бүлмәләр янәшә генә. Ачык йөзле, тырыш, үз эшенә җаваплы карый торган шәхес ул. Гомере буе җитәкче урыннарда эшләде. Кайда гына эшләсә дә үзен белемле, зирәк, кеше хәлен аңлый торган булдыклы җитәкче итеп күрсәтте. Лаеклы ялда булса да, барлык массакүләм чараларда катнаша. “Мин әзер!”, – дип елмаеп килеп керә ул. Өлкәннәрне туплап, төрле сәламәтләндерү чараларына тарта белә. Иптәше Фәридә ханым белән Арчада үзәк китапханә үткәргән чараларда еш булалар, яшьләргә киңәшләрен бирәләр, “Гаилә тормышы серләре”, “Балаларны ничек әйбәт итеп тәрбияләргә?” кичәләрендә булалар. “Өченче буын” спартакиадасында катнаша. Ул менә дигән оештыручы! Зөфәр Абдрахманович, сезне юбилеегыз белән котлыйбыз! Исән-сау булыгыз, тигезлек, балалар бәхете белән яшәргә язсын!”.

Матур теләкләргә без дә кушылабыз.

Юбилее уңаеннан без Зөфәр Абдрахманович белән сөйләшеп утырдык.

– 1949 елның 31 августында Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында туганмын, – дип сөйләде ул. – Әти безнең Насыйбулла улы Абдрахман 1918 елгы. Прокурор. Әниебез дә (Равия) шушы авылдан. Банкта эшләде. Хисапчы иде. Без өч бала үстек. Иң олысы мин, энем Фәрит, сеңлебез Фәридә. Барыбыз да исән-саулар. Әтине эш буенча Әтнәгә күчерделәр, аннан Арчага. Шулай итеп без Арчада яшәп калдык.

– Йортыгыз кай тирәдә иде?

– Арча үзәгендә агач йортта яшәдек без. Янәшәдә генә Арчаның 1нче мәктәбе. Шунда укыдык. Казансу елгасында су коенып, рәхәтләнеп иптәшләр белән аралашып үстек.

– Мәктәптән соң кая юл тоттыгыз?

– Өч малай Казан ветеринария институтына киттек. 1966 ел иде ул. Имтиханнарны тапшырдык, әмма икебез конкурстан узмадык. Шуннан Казанның индустриаль педагогия техникумына укырга кердек. Химия заводын җиһазлау буенча мастер-техник һөнәре буенча укыдык. 1 ел укыгач, армиягә алдылар. Төнъяк диңгез флотында өч ел хезмәт иттем. Кайткач, укуны дәвам иттем. Техникумны тәмамлагач, Дәрвишләр бистәсендәге 33нче төзүчеләр әзерләүче техникумга эшкә кердем. Техникумда комсомол комитеты секретаре, профсоюз оешмасы рәисе булдым.

– Арчага эшкә ничек кайттыгыз?

– Биш ел техникумда эшләгәннән соң Мәскәүдә профсоюзлар хәрәкәтенең югары мәктәбендә 4 ел укыдым. Казанга кайттым. Республиканың партия комитеты Татарстанның балык тармагында эшкә җибәрде, анда мин инженер булып эшләдем. Аннан Лаеш балык заводында баш инженер булдым. Ике ел эшләгәннән соң Арчага балык хуҗалыгы җитәкчесе булып кайттым. Ике ел эчендә ярты миллион сумлык табыш алдык. Шуннан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып билгеләндем.

– Ничәнче еллар иде ул?

– 1986-1991 еллар. Район советы депутаты итеп Әтнә районы Күәм авылыннан сайладылар. Әтиегез кем дигән сорауга Абдрахман Насыйров улы дип җавап биргәч, о-о, прокурор Насыйров, әйбәт кеше иде дип, бик хуплап, депутат итеп сайладылар.

– Шушы биш ел эчендә районда нинди эшләр башкарылды?

– Шушы чорда район тулысынча газлаштырылды, чистарту корылмалары эшләнде, йортларга, биналарга канализация үткәрелде. Ул вакытта юл-төзелеш идарәсе (җитәкчесе А.Н.Смирнов) тарафыннан юллар үзгәртеп корылды, төзелде. Арчаның әйләнгеч юлы, Арча-Әтнә, Арча-Сеҗе, Арча-Балтач юллары асфальтланды. Юл буйларына агачлар утыртылды. Олы Әтнә авылында Ашыт елгасы аша күпер төзелде, ул вакытта Әтнә белән Арча районнары бергә иде.

– Салым инспекциясе җитәкчесе булып эшләгәнегезне дә яхшы хәтерлибез.

–  Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары булып эшләгәннән соң 1991 елның 1 августыннан 1997 елга кадәр районның дәүләт салым инспекциясе җитәкчесе булдым. Ленинградта курсларда укып кайттым. Эшне нульдән башладык. Белгечләр 3 кешедән 50гә җитте. 2нче ранг салым хезмәте киңәшчесе исемен бирделәр. 1997 елның 17 мартыннан район халыкны социаль яклау бүлеге мөдире урынбасары итеп билгеләделәр.

– Хәтерем ялгышмаса, бу оешма әле районда юк иде.

– Әйе. Нинди эшкә тотынсак та, күп очракта нульдән башларга туры килде. Балалар бакчасы проекты белән эшләнгән бина социаль яклау идарәсенә әверелде. Аз тәэмин ителгән гаиләләргә көнгә бер тапкыр ашатуны гамәлгә керттек. 3нче класслы баш дәүләт киңәшчесе исеменә ия булдым. Мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен тернәкләндерү үзәге ачылды. Кадрлар туплау, ремонт, бинаны үзгәртеп кору, ашханә, яшелчә саклау урыны һ.б. – башкарылган эшләр күп. 18 квартирлы йорт проектыннан 50 урынлы Өлкәннәр һәм инвалидлар йорты ачылды. Татарстан Республикасы социаль яклау министрлыгы аша  хезмәткәрләр өчен эш урыннары булдырырга, финанс мәсьәләләрен хәл итәргә кирәк булды. Коммуналь хезмәтләргә түләү буенча яңа хезмәт - Бердәм хисап үзәге оешты.

– Зөфәр Абдрахманович, гаиләгез белән дә таныштырып үтсәгез иде.

– Тормыш иптәшем Фәридә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. Дүрт бала тәрбияләп үстердек. Олы кызыбыз Земфира биш бала әнисе, укытучы, гаиләсе белән Корткачыкта яши, Раушания финансист, дүрт балалары бар, Казанда, өченчесе Искәндәр, иң кечкенәсе Айдар – икесе дә Казан төзелеш институтын тәмамладылар, архитекторлар. Айдар яңа өйләнде. Абыйсы, өч бала әтисе, улыбыз Искәндәр күптән түгел мәрхүм булды... Балалар атна саен кайтып торалар. Алар белән күңелле...

– Сезнең балалар мәктәптә яхшы укыган. Барысы да югары белемле. Тәртиплеләр. Тәрбиянең сере нидә?

– Әниләренең укытучы булуы, билгеле, әһәмиятле. Әти-әнигә бала белән сөйләшергә, аралашырга, алга максат куеп, шуңа юнәлдерергә кирәк.

– Балалар һөнәрне ничек сайлады?

– Кызлар икесе дә мәктәптән соң Арча педагогия көллиятенә укырга керделәр. Көллиятне тәмамлагач, үзләре теләгән һөнәрләре буенча югары белем алдылар. Ә малайлар, әти, без төзүче булабыз, диделәр. Алар икесе дә Арча сәнгать мәктәбенә Раилә Динуловнага рәсем түгәрәгенә йөрделәр. Җәен каникул вакытында төзелештә эшләделәр. Менә шулар аларга һөнәр сайлауга юнәлеш бирде. Икесе дә архитектор булдылар.

– Зөфәр Абдрахманович, әле сез сөбханалла, “хәрәкәттә-бәрәкәт” принцибы белән яшәгәнегез күренеп тора: озын буй, төз гәүдә, гел хәрәкәттә, Казанга барып эшләп тә йөрисез, төрле чараларда да катнашасыз, сезгә сорау: махсус урамга чыгып йөрисезме, йөгерәсезме, йөзәсезме?

– Атнага бер тапкыр бассейнга йөзәргә йөрим. Казанга эшкә барганда Арча станциясенә җәяү төшәм.

Зөфәр Абдрахмановичның хатыны Фәридә Мөнировна белән дә сөйләштек. “Минем алтын баганам ул, - дип сөйләде Фәридә ханым. – Балаларга яхшы әти, гаиләдә ышанычлы терәк. Балалар да хөрмәт итәләр, яраталар үзен. Улларыбыз да үзенә охшаган, бик мәрхәмәтлеләр. Әнисенә дә бик хөрмәт белән карады. Гел өенә кереп хәлен белеп торды. Сыйныфташлар гел очрашып торалар. Зөфәр оештыра. Бик кешелекле кеше...”.

– Зөфәр Абдрахманович, без сезне тагын бер кат юбилеегыз белән котлыйбыз! Исән-сау булыгыз!

 

Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International