Яңадан алдынгылар сафында

2024 елның 16 сентябре, дүшәмбе

Район башлыгы Илшат Нуриев узган шимбәдә “Ак барс” агрокомплексы” һәм “Казанка” ширкәтләрендә булды. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә сөтчелек комплексындагы яңалыклар белән танышты.

Бу хуҗалык берара бөтенләй терлексез калган иде. Бүген инде ул баш саннарын торгызып, сөт җитештерү буенча алдынгы хуҗалыклар рәтенә басты. Үзләрендә туган бозау-лар инде тана булып килә, баш саннары тагын да артачак.  Терлекчеләр коллективы туп-ланды, белгечләр белән дә проблема хәл ителде, диярлек.

Район башлыгы Илшат Нуриев сыер савучылар Анна Абрамовага, Лилия Шиһабиевага, Илсөяр Әхмәтҗановага Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр тапшырды.

“Казанка” ширкәтендә терлекчелекне үстерү буенча күп эш башкарыла. Әле кайчан гына яңа комплекс сафка баскан иде, быел тагын бер торак төзеп бетереп киләләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International