2024 елның апреленнән августка кадәрге чорда Россия Почтасы Татарстанның 3 589 аз хәрәкәтчән кешесенә техник тернәкләндерү чаралары (ТСР) китерде. Компания республиканың барлык торак пунктларын ТСР белән тәэмин итә. Китерү Хезмәт һәм социаль фонд министрлыгының инвалидлар өчен дәүләт гарантияләрен гамәлгә ашыру буенча федераль проекты кысаларында уза. Агымдагы ел башыннан ТСР посылкаларны барлыгы 170 000 россияле алган. Хәзер почта Россия төбәкләренә өлкәннәр өчен бер тапкыр кулланыла торган медицина подгузниклары, бүлеп чыгару функцияләре бозылган очракта махсус чаралар, катетерлар, төрле терәкләр, рычаглар, беркеткечләр, протезлар өчен җайланмалар һәм фиксацияләү чаралары китерә. Тиздән компания эре габаритлы ТСР белән дә эшли башларга мөмкин-мәсәлән, махсус караватлар белән. Заказны клиентка почта курьерлары алып килергә мөмкин, шулай ук аны бүлекчәдә дә алырга мөмкин. Узган ел ахырында партнерлар Псков һәм Калининград өлкәләрендә бу эшне сынап карадылар. Ул вакытта почта 2 000 нән артык кешегә ТСРны уңышлы китерде. 2024 елның апрелендә бу хезмәт илнең 70 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да кулланыла башлады.