Татарстан Республикасы эшмәкәрләре өчен үз эшләрен үстерүгә партнерлык программалары бар

2024 елның 27 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Эшмәкәрлекне яклау фондының "Минем бизнес" үзәге Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәмендә «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында бизнес өчен түләүсез партнерлык хезмәтләренә гаризалар кабул итә башлады.

Эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр түбәндәге программаларда катнаша ала.

 

1. Халык-сәнгать һөнәрләре осталары өчен «Осталар ярминкәсе - Livemaster» программасы. Катнашучылар кибетләрен «Осталар ярминкәсе – Livemaster» платформасында җәелдерү өчен бушлай купоннан файдалана алалар.

Акция 2024 елның 25 октябренә кадәр дәвам итәчәк

 

МСП субъектлары өчен: хезмәт күрсәтү кысаларында 1 «Мини» пакет тәкъдим ителә, ул «Осталар ярминкәсе – Livemaster» платформасында «Каталог»ның өске юлларына 30 «күтәрелешне» үз эченә ала.

 

Үзмәшгульләр өчен: хезмәт күрсәтү кысаларында 1 промокод бирелә, ул 7 көн дәвамында «Осталар ярминкәсе – Livemaster» платформасында «Каталог»ның югары юлларына 1 «күтәрелешне» үз эченә ала.

 

Программада яңа кулланучылар яки «Осталар ярминкәсе – Livemaster» платформасында 1 елдан артык актив булмаган аккаунтлы кулланучылар катнаша ала.

 

Акциядә ничек катнашырга?

1. Конкурста катнашуга гаризаны Ярмарка мастеров - Livemaster сайтында бир.

2. ТР «Минем бизнес» үзәгенә МСП.РФ цифрлы платформасында МСП, үзмәшгульләр өчен сылтама буенча гариза бир.

3. Җавап хатында үз товарыңны каталогта өскәрәк күтәрү өчен бушлай промокод яки «Мини» пакеты ал.

 

2. РФ Икътисади үсеш министрлыгы «Авито Услуги» һәм «Авито Товары» платформасы белән берлектә «Минем бизнес» үзәге базасында эшмәкәрләрне алга этәрү программасын башлап җибәрде. Алар алга этәрү хезмәтләрен сатып алганда бонуслар алачак һәм яңа клиентлар җәлеп итәчәк.

Акция 2024 ел ахырына кадәр дәвам итә.

 

Әгәр дә сез «Товарлар» яки «Хезмәтләр» өлкәсендәге эшмәкәр һәм элегрәк Авито кулланмаган булсагыз, Авитодагы реквизитлар буенча тикшерү узганнан һәм акциядә катнашуга гариза биргәннән соң 1 000 сәламләү бонусы алачаксыз. Бу бонусларны сезнең белдерүләрегезне алданрак урнаштыру хезмәтләренең 99%ын  түләү өчен тотарга мөмкин.

 

Ә 6 айдан артык актив булмаган аккаунтлы кулланучылар 9 000 бонус күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алырга мөмкин, моның өчен 3 000 сумнан күбрәк бонусны теләсә нинди хезмәт күрсәтүгә, тарифларга яки Авитода белдерүләр урнаштыруга тотарга кирәк.

1 бонус 1 сумга  тигез.

 

Бонусларның гамәлдә булу вакыты АвитоКошелекка күчерелгәннән соң 30 көн тәшкил итә.

 

Хезмәттән файдалану өчен МСП.РФ цифрлы платформасында ТР «Минем бизнес» үзәгендә гариза калдырырга кирәк, шуннан соң җавап хатында сез алга таба эш итү өчен инструкция алачаксыз.

Программада яңа кулланучылар яки 6 айдан артык актив булмаган аккаунтлы кулланучылар катнаша ала. Ярдәмнән МСП субъектлары һәм үзмәшгуль гражданнар файдалана ала.

Иң мөһим мәгълүматны "Мой бизнес | Республика Татарстан" Telegram-каналында күзәтегез, шулай ук безне «Дзен»да укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International